Аксубаево
  • Рус Тат
  • Буа гидротехник корылмага әйләнгән

    Югары Баланда авылы территориясендә гидротехник корылма файдалануга тапшырылды.

    Июнь аенда Нурлаттан «Амальстрой плюс» ҖЧҖ төзүчеләре федераль максатчан программа кысаларында авыл буасын капиталь ремонтлауны башлаганнар иде. Сентябрьдә объект кулланышка тапшырылды.

    Корылманың озынлыгы 240 метр тәшкил итә, суның проект күләме – 170 мең куб (200 мең кубометрга кадәр су сыйдыра ала). Үзгәртеп корылганчыга кадәр буа 40-50 кубометр су сыйдырышлы булган.

    Капиталь ремонтлау эшенә 2 куәтле экскаватор, 4 берәмлек үзбушаткыч машина, бульдозер, каток һәм эшче куллар җәлеп ителгән. Су агып торсын өчен торба, эшермәләр куеп калдырылган, 200 мең кубка якын җир белән тыгызландырылган.

    – Барлык эшләр дә регламент һәм проект-смета документларына нигезләнеп башкарылган, – дип шәрехләде «Амальстрой плюс» ҖЧҖ оешмасы учредителе Фәнис Галимҗанов. – Комиссия объектны бик яхшы билгесе белән кабул итте.

    Подрядчы оешма прорабы Илдус Исхаков җитәкчелегендә төзүчеләр көйле эшләделәр. Төзелеш мәйданчыгы үзенең масштаблыгы белән хәйран калдыра. Һәм соңгы нәтиҗә – зур күләмле заманча гидротехник корылма. Ул композицион рәвештә җирлекнең табигый ландшафтына туры килгән.

    – Мондый заманча гидротехник корылманың пәйда булуы авыл халкы өчен зур бәхет, – дип сөйли Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев. – Экология күзлегеннән дә, янгын куркынычсызлыгы ягыннан да. Су туплана башлады инде, чишмәләр бу сулыкны тулыландырачак. Авыл халкы бик канәгать.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: