Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөтенроссия Дерби Призы – “Актай“да

    Бөтенроссия Призы (Дерби) ярышларында Аксубай атлары өстен булдылар.

    Мәскәү ипподромында Татарстан Республикасын тәкъдим итеп Иван Шугаевның “Актай“ агрофирмасы атлары чыгыш ясадылар.

    – Илебезнең бөтен юртак атлар үрчетүчеләре өчен мөһим булган Дерби призы 1899 елдан бөтен 4 яшьлек атлар өчен 1600 метрлы дистанциягә уйнатыла, – дип бүлеште кайтуга ук Иван Шугаев. – Без әлеге абруйлы ярышларда инде 10 елдан артык катнашабыз.

    Россия башкаласының Мәскәү һәм Рамен ипподромнарында башка абруйлы ярышларда да катнашабыз. Һәм бүләкләр һәм призлар яулыйбыз. Безнең “ЗАКРАИНА ЛЮК“ кушаматлы рус туры бия 2017 елда гына да Мәскәүдә 11 тапкыр җиңү яулады, быел – 5 тапкыр. Мәскәү ипподромында ярышларда ул 2400 метрлы дистанцияне 3.06,1 минутта узып, 3 яшьлек рус юртак токымнары өчен Бөтенроссия Рекордын билгеләде.

    Хәзерге Бөтенроссия Призы (Дерби) ярышлары “ЗАКРАИНА ЛЮК“ өчен шулай ук уңышлы булды – ул дүртенче урын яулады. Өлкән яшьтәге атлар арасында 1600 метрлы дистанциягә Элита призына беренче урынны “ДЖЕК ПОТ“ кушаматлы “Актай“ аты яулады. “Павлин“ призына өлкән яшьтәге атлар һәм бияләр арасында 2400 метрлы дистанциядә “Актай“ның “ПАРТОС АМОК“  кушаматлы аты өченче урын алды. 

    2013 елда “Актай“ агрофирмасы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә рус-юртак, америка юртак токымнарын үрчетү буенча токымлы хуҗалык статусын алды. Агрофирмада 20 елдан артык токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр һәм моңа күп акча тоталар.

    Шуңа күрә актайлыларның башка җиңүләре дә – аңлашыла. Алар Аксубай районын Россиягә данлыйлар, Татарстанда бер атлар-спорт ярышлары да, Сабан туйлары да һәрвакыт җиңүчеләр исемлегенә кергән “Актай“ юртакларыннан башка узмый.

    Фото из группы ВКонтакте 

    https://vk.com/public168470863?z=photo-168470863_456239094%2Falbum-168470863_00%2Frev

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: