Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның икенче дулкыны хакында кисәтте

    Мелита Вуйнович билгеләп үткәнчә, чикләү чаралары вакцина уйлап табылганчыга кадәр сакланачак.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны башлану ихтималы хакында хәбәр итте. Кешеләр авыру йоктыру куркынычы әле һаман да саклануын аңларга тиеш, шунлыктан саклык чараларын күрергә кирәк. «Россия 24» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде.

    Вуйнович билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәш – спринт йөгерү ул. Анда дәүләтләргә үзара теләктәшлек белдереп бергә хәрәкәт итәргә кирәк.

    Вуйнович сүзләренчә, дөньяның барлык почмакларын урап чыкмый торып, пандемияне туктатып булмаячак. Бары тик коронавирус инфекциясенең кешедән-кешегә йогу куркынычын киметү мөмкинлеге генә бар, бу исә санитар-эпидемиологик чараларны үтәүгә бәйле. Вуйнович искәрткәнчә, Россия бик тиз тиешле чаралар күрә башлады, бу үлем-китемне киметергә һәм инфекциянең кешедән-кешегә йогуын акрынайтырга мөмкинлек бирде.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле билгеләп үткәнчә, чикләү чаралары вакцина уйлап табылганчыга кадәр сакланачак.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: