Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәрәңгегә төшкән яшүсмер базда ӘҖӘЛЕ белән очраша

    Фаҗига 7 июнь көнне Азнакай районы Татар Шуганы авылында була.

    Яшүсмер бәрәңге артыннан  базга төшә һәм кабат әйләнеп кайтмый. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул уткабызгычны тутыру  өчен кулланыла торган баллоннан газ иснәгән була.

    Шуннан соң аны көзән җыерып, ул аңын югалта һәм үлә. Әти-әнисе аңа ярдәм итәргә тырышып карасалар да файдасыз була.

    14 яшьлек яшүсмернең кинәт үлеме факты буенча тикшерү башланды. Малайның базда җыелган углекислый газ белән агулануы да ихтимал.

    Чыганак: almet-rt.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: