Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бозау караучылар – үз эшләренең остасы

«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында бозауларга мөнәсәбәт аерым, чөнки алар булачак сөтчелек көтүе нигезе.

Ике айлык һәм зуррак бозаулар төркемендә Надежда Уфандеева, Алия Гыйльфанова, Рәмия Хәмитшина, Руфия Хәлиуллина зур көч салып эшлиләр. Алар – тәҗрибәле терлекчеләр, үз эшләренең чын осталары. Яшь малларны бала караган кебек тәрбиялиләр.

– Азык китергәч, корпуска керә башлауга ук, ашыйсылары килгәнне белдергәндәй, мөгри башлыйлар. Азыкны өләшәбез, аларның тамаклары туйганын күреп күңел сөенә!

Бозаулар белән тәрбиячеләр арасында менә шундый җанлы мөнәсәбәт. Югары артым алыр өчен, комплекста барлык шартлар да тудырылган: баланслы ашату оештырылган, бозауларга витаминнар, өстәмәләр бирелә. Малкайлар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр, тиз көрәяләр. Ә вакыт җиткәч сөтчелек көтүен тулыландырачаклар.

– Яшь бозаулар карау аеруча җаваплы, зур игътибар сорый торган эш, – ди сөтчелек комплексы мөдире Минсәгыйт Җәлалетдинов. – Бозау караучыларыбыз үз вазыйфаларына җаваплы карап, намуслы хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев