Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бозау караучылар булачак көтүне үстерә

“Аксу Агро” ҖЧҖ сөт комплексында бердәм коллектив эшли.

Терлекчеләр көтүлекнең продуктлылыгын үстерү өчен күп көч куялар, чөнки  бу күпмедер  күләмдә хуҗалыкның икътисади хәленә дә, шул исәптән эшчеләрнең хезмәт хакына да бәйле.Көн саен биредә уртача егерме тугыз тоннага якын сөт савалар .

Савылган сөтнең егерме җиде тоннасын  литрын 25 сумнан югары сорт белән саталар.Савым күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда126 процентны тәшкил итә. Үсеш тә яхшы.Людмила Прокопьева сөт комплексында 10 елга якын эшли. Хезмәттәшләре Рузалия Мостафина һәм Валентина Еремеева белән берлектә алар бер айга кадәрле бозауларны карыйлар.

 – Мин үз эшемне бик яратам, - ди Людмила Ильинична. – Бозаулар кечкенә балалар кебек, безне ерактан ук танып алалар, сыйпаганны яраталар. Бозаулату бүлеге – комплексның иң җаваплы участокларының берсе, - дип сөйли сөт комплексы җитәкчесе Сәгыйт Җәлалетдинов. – Биредә булачак сөтлебикәләр үсә. Бүлектә терлекчелекнең тәҗрибәле чын осталары хезмәт куя, тәүлеклек артым шуңа да 750-850 граммны тәшкил итә.

Бозаулату бүлегендә җәйге корпус бар, биредә бозауларга үсәр өчен яхшы, уңайлы шартлар тудырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев