Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Боз кузгалу белән чүп-чарлар да калыкты

Ниһаять без яз килүен сиздек. Салкын һәм болытлы көннәр күңелдә моңсулык тудырган иде.

Җылы кояш нурлары җаннарны һәм боз кисәкләрен генә эретеп калмады, ә кыш буена чүп-чар тутырылган төрле төстәге пакетлар, кәгазь кисәкләре, пластик шешәләрне беренче яз чәчәкләренә караганда да иртәрәк калкытты. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, башкарма комитет хезмәткәрләре  кыш буена  һәркөнне диярлек үз территорияләрен җыештырдылар, әмма алар бөтен бистәне җыештырып бетерә алмаячак бит. 

1 нче апрельдән район территориясен санитар чистарту буенча икеайлык старт алды. Төзекләндерү, чистарту буенча чаралар планы төзелде, шулай ук район вәкилләреннән торган оператив штаб та оештырылды. Ул төзекләндерү буенча икеайлыкның  барышын контрольләүне күздә тота.

Бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов  билгеләп үткәнчә,  барлык кешеләр дә массакүләм өмәләрдә актив  катнашкан очракта  гына безнең Аксубаебыз чиста булыр.

– Без оешмаларны, гражданнарны икеайлыкка кушылырга, һәм кар калдыкларын ыргытырга, территорияне чүп-чардан арындырырга, подъездга керү юлларын чистартырга, көннәр җылыткач йортлар һәм административ биналар янында чәчәк клумбалары ясарга чакырабыз, – дип сөйли Владимир Кононов.

Безнең бистәбез- ул безнең йөзебез. Яз уянгач ул да матур булсын иде. Район территориясендә экологик тәртипне саклауга административ комиссия бистә, авыллар буенча рейд тикшерүләре  ясап ярдәм итәчәк. Йорт янындагы чүп-чар, тәртипсезлекләр ачыкланган очракта, хуҗаларга штраф санкцияләре кулланылачак. Сүз уңаенда, йорт янындагы тәртипсезлекләр өчен ике мең сум күләмендә минималь штраф каралган.

- Үз йортлары янында  зур йөк машиналарын кую урыннарын булдырырга яратучылар аерым штрафка тартылачак. һәр йортның территориясе койма белән әйләндереп алынган, шулай булгач КамАЗ машиналарын, прицеп һәм  тракторларны урам якта калдыру – төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып тора, – дип аңлатма бирде административ комиссия секретаре Николай Камбулов. – Зур йөк машиналары өчен район үзәгендә 2  машина кую урыны билгеләнгән. Зур йөк техникаң бар икән, син аны я үз йорт территорияңдә сакла, я булмаса  тиешле урынга  куй.

Комиссия “ваемсыз“ зур йөк автомобильләре хуҗаларына берничә беркетмә төзеде инде. Аларга өчәр мең сум күләмендә  штраф салынды. Әлеге акчалар район бюджетын тулыландыруга  һәм  төзекләндерүгә кулланылачак. Тиздән 22 апрель - традицион Ленин өмәсе үткәрү көне дә җитә. Бу көнне көтеп торырга кирәк түгел, территорияләрне чүп-чардан чистартырга һәркөнне чыгарга кирәк. Тирә ягыбызны чүп-чардан арындырсак безнең кәефебез дә нәкъ яздагыча матур, җылы булыр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев