Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ботка ашадылар, йомырка тәбәсеннән авыз иттеләр, хасталарны минек белән кудылар

Кәкре Күлдә «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бирегә кунаклар, якташлар һәм борынгы рус халык йолаларына чумарга теләүчеләр килде. Хәтта тоташ явып торган яңгыр да бәйрәм мохитен боза алмады – халык бирегә, узган еллардагыга караганда да күбрәк килгән иде.

Чарада район башлыгы Камил Гилманов, Феодосий Тотемский исемендәге Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев катнашты.

Бәйрәм башланганчыга кадәр һәлак булган кәкрекүллеләр истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Троица күңел ачулары клуб янындагы аланда колач алды. Болын үзәгендә Троицаның төп символын – табигатьнең чәчәк атуын, язның тәмамлануын һәм җәй башлануын гәүдәләндергән каен агачын урнаштырдылар.

Изге Троица – православие бәйрәмнәренең берсе, анда халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре тыгыз үрелгән. Кәкре Күлдә уздырылган «Троица әйлән-бәйләне» – бары тик фольклор бәйрәм генә. Әмма ул шуның белән район халкының һәм якташларның тагын да яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме булып тора.

Район башлыгы Камил Гилманов халык күңел ачуларын дөньяга төрле карашлы һәм төрле конфессия кешеләрен берләштерүче бәйрәм дип атады.

– Аксубай җирендә борын-борыннан барлык милләт халыклары арасында тынычлык хөкем сөрә. Без барысын да бердәм эшлибез, яклаучыларны – махсус хәрби операциядә катнашучыларга бергәләп ярдәм итәбез, челтәрләр үрәбез, гуманитар ярдәм җыябыз, волонтерлар аларны сугышчыларга алып барып тапшыралар. Без тагын да бердәмрәк булып берләштек, кешеләр арасындагы дуслык тагын да ныгый төште. Һәм без безнең халыкны сындырып булмаслыгын исбатлар өчен, менә шундый бәйрәмнәргә җыелырга тиеш! Безнең көч бердәмлектә, безнең көч Җиңүдә! – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Бәйрәм кунакларын протоиерей Александр Качаев һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев котладылар.

Районның рус милли мәдәниятен үстерүгә үз өлешләрен керткән иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләү бәйрәмнең иң тантаналы мизгеленә әверелде. Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына – Мария Большова һәм Владимир Борисов, «ТатарКино» ГБУның Рәхмәт хатына – Александр Панюков, район башлыгының Мактау грамотасына – Любовь Башатова, мәдәният бүлегенең Мактау грамотасына Анатолий Сидоров лаек булдылар. Кәкре Күл авыл җирлеге территориясендә Троица бәйрәмен оештырган һәм үткәргән өчен Рәхмәт хатлары белән авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев һәм Кәкре Күл урта мәктәбе директоры Наталья Купцова бүләкләнде.

Тантаналы чыгышлардан һәм котлаулардан соң бәйрәм башка юнәлешкә күчте.

Бәйрәм кунакларына күңелсезләнергә туры килмәде – алар тамашачылар гына түгел, ә театральләштерелгән күренештә катнашучылар булдылар. Троица әйлән-бәйләне бөтен мәйданга сузылды. Монда уеннар да – традицион, күңел ачулар да – милли. Монда Троица халык уеннарын уйнадылар, теләкләр әйтеп, каенга тасмалар бәйләделәр, теләкләр тормышка ашсын өчен каенга бүләкләр дә алып килделәр. Ә тагын кунакларны – яктылык һәм җылылык символы булган йомырка тәбәсе һәм кояш боткасы белән сыйладылар.

Троица аланында һәркайсын, чир-хасталар китсен өчен, яңа ясалган каен себеркесе белән җилпеделәр. Беренче булып әлеге «традиция»гә район башлыгы лаек булды. Шулай ук, традиция буенча, балалар сулы чиләкләр белән мәйдан буйлап йөрделәр, каен ботакларын суда чылатып, кунакларга җилпеделәр. Бу да ниндидер савыктыру йоласы булып тора, әмма бу православие традицияләре белән бәйле булмаган йола гына.

Барлык йолаларны үткәргәннән соң, импровизацияләнгән сәхнәдә авыл мәдәният учаклары вокаль ансамбльләре, район мәдәният йортының балалар ансамбльләре чыгыш ясады. Әмма мәйданчык хуҗалары – Кәкре Күл мәдәният йорты коллективлары чыгышы – иң күңелле һәм дәртле булып чыкты. Алар кунакларны, якташларны аеруча киң күңел белән каршы алдылар һәм Троица әйлән-бәйләне бәйрәменнән алган хис-кичерешләр бер елга җитсен өчен, барысын да эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев