Аксубаево
  • Рус Тат
  • Болганчык еллар – тарих битләре

    Үзенең туган ягын җаны-тәне белән яраткан Василий Куликов үзенең бөтен көчен, энергиясен колхозга багышлый. Авылның ярлы-ябагай кешесе аны авылда оешкан кооперативның рәисе итеп сайлап куялар.

    ...1918 нче елның язында Иске Ильдеряк авылында кулакларның мөлкәтен, терлек-туарын тартып алып,  крестьяннарга бүлеп бирәләр. Алексей Федотов җитәкләгән ярлылыр комитеты составына Григорий Шорхин, Роман Храмов, Алексей Золотов һәм Петр Якушкин керә. Ә бер елдан соң, 1919 нчы елның язында үткән җыенда авылдашлар кооператив оештырырга карар кылалар. Аның рәисен сайлау мәсьәләсенә килеп җиткәч, бертавыштан Василий Куликовны тәкъдим итәләр. Авыл ярлылары аңа намуслы һәм ачык күңелле кеше булганы өчен ышаныч белдерәләр. Ул Гражданнар сугышында катнаша, авылда беренчеләрдән булып комсомолга керә. Кооперативка кайткан беренче “Фордзон” тракторын да аңа ышанып тапшыралар.

    ...Авылга кайтып кергән беренче тракторны күреп, авыл халкы шакката. Басуда җир сөргән трактор артыннан бөтен авыл ияреп бара. Алар арасында Василий дәдәйнең кызлары Валя белән Оля да була. Әтиләрен  руль артында күреп алар икеләтә сөенәләр. Әмма шул ук вакытта кулаклар да йоклап ятмый. Алар орлыклар сакланган амбарларны, складларны яндыралар. Алар котыртуы белән авыл хатыннары да гауга чыгарып торалар.

    Колхоз рәисенең хатыны белән кызына да еш кына туганнарында качып ятарга туры килә. Ахыр чиктә кооператив таркала. Беренче күмәк предприятие оештыру омтылышы шулай итеп,  уңышка китерми. Бары тик ун елдан соң гына, 1929 нчы елда Сталин тарафыннан  ярлы крестьяннар һәм урта хәллеләрне ирекле рәвештә күмәк хуҗалыкка берләштерергә дигән яңа Карар чыгарыла.

    Шул чакта авыл халкы янәдән берләшә. Бу юлы күмәк хуҗалыкка керергә теләүчеләр саны арта.

     – 1930 нчы елның 27 июнендә авыл кешеләре тагын бер җыелыш уздыралар. Җыелышта колхозга нигез салу турында карар кабул итәләр. Шул чакта беренче авыл советы барлыкка килә, аның составына Иске Ильдеряк, Уткино авыллары керә, җитәкчесе итеп Алексей Федотовны сайлап куялар.

    Ә язмабыз герое Василий Куликов Бөек Ватан сугышында катнашып, батырларча һәлак була. Аның турында Хәтер китабында “Василий Куликов 1998 елда  Иске Ильдеряк авылында туган. Аксубай хәрби комсариатынннан хәрби хезмәткә алынган, өлкән сержант, 1942 елның 22 августында һәлак булган“ дип язылган. Аның белән янәшә бертуган энесе Алексей Никифорович турында да мәгълүмат бар. Ул 1943 елның 23 февралендә һәлак булган.

    Аларның исеме һаман йөрәкләрдә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: