Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Блогерлар Татар Малай, Кызык Мызык, җырчы Лэйна #ХалыкчанТатарстан челленджын башлый

Татарстанда яшәүчеләрне үз районнарының төп символлары өчен тавыш бирергә чакыралар.

«Халыкчан Татарстан» конкурсы кысаларында татар блогерлары Татар Малай, Кызык Мызык һәм җырчы Лэйна #ХалыкчанТатарстан видео-челлендж башлап җибәрә.

Челленджда республика халкы катнаша ала. Моның өчен үз торак пунктыңның яраткан символы фонында видеога төшәргә, Инстаграм яки «ВКонтакте» челтәрендә аккаунтыңда видеоны чыгарырга, #ХалыкчанТатарстан хэштегын куярга, символ урнашкан торак пунктның һәм районының исемен, нинди символ булуын күрсәтергә кирәк.

15 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Вконтакте» челтәрендә «ХалыкчанТатарстан» төркемендә туры эфир вакытында рандомайзер ярдәмендә видео-челленджда катнашучылар арасында бүләкләр уйнатыла. 

Бәйгедә өчәр данә Яндекс.Станция лайт акыллы колонкасы, Xiaomi Power Bank 3 Pro портатив аккумуляторы, Xiaomi Mi Smart Band 6 фитнес-беләзек, #ХалыкчанТатарстан дип язылган футболкалар уйнатылачак. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2-8 сентябрьдә «Вконтакте» челтәрендә «Халыкчан Татарстан» төркемендә тавыш бирүнең икенче этабы уза. Татарстанда яшәүчеләрне үз районнарының төп символлары өчен тавыш бирергә чакыралар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев