Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бүләккә – смартфон

    Аксубай укучыларын – җиңүчеләрне смартфоннар белән бүләклиләр.

    Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында укучылар арасында  “IT-чемпион“ бәйгесе старт алуы турында хәбәр ителә. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервисларны актив куллануга җәлеп итү һәм иң күп призлы баллар җыю.

    Бәйге ике этапта узачак: 2018 елның 18 сентябреннән 30 ноябренә кадәр һәм 2019 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында өчәр җиңүче билгеләнәчәк, аларга приз сыйфатында смартфоннар тапшырылачак.

    Сыйныфлары иң күп балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен аерым номинация каралган. 

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: