Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бизнес вәкилләре Эшмәкәрләр көнен билгеләп үттеләр

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район эшкуарлары «түгәрәк өстәл» артында очрашты.

Тантана сәбәпчеләрен район башлыгы Камил Гилманов котлады.

– Районда бүген 550 дән артык эшмәкәр эшли. Алар эшлекле, тырыш, хезмәт сөючән кешеләр, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Алар бүген халыкның төрле товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә булган ихтыяҗын тулы күләмдә тәэмин итәләр, үз эшчәнлекләрен җәелдерәләр, районда оештырылган мөһим чараларда иганәчеләр булып торалар. Сезгә моның өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Камил Гилманов уңышлы эшмәкәрлек эшчәнлекләре өчен Динә Шакировага, Валентина Прокопьевага, фермер хуҗалыгын үстергән өчен фермер хуҗалыклары инвесторы Назыйх Миңнегалиевка, фермер Павел Назаровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм табыны артында эшмәкәрләр котлаулар гына кабул итеп калмыйча, эшлекле моментлар турында да фикер алыштылар. Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм турында икътисад бүлеге җитәкчесе Екатерина Оверина сөйләде. ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокуклары буенча Аксубай районындагы вәкаләтле вәкил Марс Гыймадиев бизнес вәкилләренә хокукый ярдәм мәсьәләләрен яктыртты. Назыйх Миңнегалиев һәм Мансур Рафыйков үз эшчәнлекләре юнәлешендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Тантана сәбәпчеләре хөрмәтенә районның иң яхшы үзешчән артистлары башкаруында җырлар, теләкләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев