Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бизнес төгәллекне ярата

Районда эшмәкәрлек Советы утырышы узды.

Аның эшендә кече һәм урта бизнес һәм район территориясендә гамәлдә булган контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты. Сүз эшмәкәрлек эшчәнлегендә закон бозуларга  юл куймаска кирәклеге турында барды, чөнки алар соңыннан тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк.  

– Кече һәм урта бизнес район үсешендә зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. - Эшмәкәрлек мохитендә көндәлек практикада проблемалы хәлләр килеп чыгып тора. Әлегә без контрольлек итүче органнар белән килештереп, кыен хәлләрдән чыгу юлларын таптык. Әмма көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, законнардагы барлык соңгы таләпләр һәм үзгәрешләр турында хәбәрдар булырга кирәк.  

Утырышта кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Трифонова чыгыш ясады. Ул азык-төлек сәнәгате предприятиеләре, җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектлары тарафыннан мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләрен яктыртты.

Әлмәт шәһәреннән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Бувальцев кече һәм урта эшкуарлык субъектларының хезмәт хокукы нормаларын типик бозулары, законнардагы соңгы үзгәрешләр, эш бирүчегә карата таләпләр һәм аларның тайпылышсыз үтәлергә тиешлеге турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең юрист-консультанты Евгений Седов экологик законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Федераль салым хезмәтенең территориаль инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Денис Миронкин 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән салым законнарын үзгәртүнең асылын аңлатты.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Борис Соломонов агымдагы елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәменең төп чаралары турында сөйләде.  

Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль идарәсе җитәкчесе Анна Трифонова, эшмәкәрләр Елена Титова, Лилия Гыймадиева район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев