Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бизнес-десант кабат Аксубайда

​​​​​​​Алар белән очрашу “эшлекле иртәнге аш“ форматында үтте, ә чарага Аксубай районыннан гына түгел, шулай ук Нурлат районыннан да  үз эшләрен оста оештырган һәм аны уңышлы җәелдерүгә ирешкән, эшкуарлык чишмә башында торган һәм үз бизнесларын яңа гына башлап җибәргән энергияле, актив, инициатив кешеләр җыелды.

Эшмәкәрләр белән очрашуга район башлыгы Камил Гилманов та  килде.

– Безнең район эшмәкәрләре төрле юнәлешләр буенча үсеш алалар. Бүгенге көндә район сөт, ит һәм башка продукцияләр җитештерү һәм эшкәртү  буенча нәтиҗәле эшли. Бездә сәнәгать мәйданчыклары гамәлдә. Грант ярдәме сыйфатында эшкуарларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Эшмәкәрләрнең күпчелеге бүген бер генә эшчәнлек төре белән шөгыльләнүнең табышлы булмавын яхшы аңлыйлар, шуңа күрә сәүдә белән дә, җитештерү белән дә шөгыльләнәләр, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Мансур Рафиков (кибеттән алып икмәк пешерүгә кадәр), Валерий Семенов (лимонад җитештерүдән алып сөт җыюга кадәр) һ.б.лар кебек берничә төр эшчәнлек буенча уңышлы эшләүче эшкуарларны мисал итеп китерде ул. Мансур Сыраев, Григорий Маланчев кебек яшь, әмма үз эшләрен уңышлы алып барырга тырышкан эшмәкәрләрне дә атап үтте.

Белем бирү проекты кысаларында эшкуарларны эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм  бизнеска административ басымны  ничек киметергә өйрәттеләр. Татарстан эшкуарларына  күрсәтелгән ярдәм чаралары – игътибар үзәгендә булды.

Проект спикеры Светлана Тухтамышева, “Бизнес-десант“ проекты Татарстан Республикасының бөтен районнарында да эшмәкәрләргә адреслы һәм тәгаенләнгән ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән, дип билгеләп үтте. Очрашулар дистәләгән ярдәм күрсәтү һәм үсеш программалары буенча гаризалар кабул итүне үз эченә ала, алар арасында – лизинг программалары, ссудалар һәм займнар, дәүләт тарафыннан финанслау һ.б.

Ә эшмәкәрләр өчен  бу үз районнарында үткәрелгән чара вакытында теге яки бу программада катнашуга гариза тапшыру, һәм, әлбәттә инде, күзәтүче органнарга бәйле мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге. “Бизнес-десант“ кысаларында эшмәкәрләр  шунда ук микрофинанс займнарын алуга документлар тапшыра алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев