Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бию көнен концерт белән билгеләп үттеләр

Аксубайда Бөтендөнья бию көнен зур концерт белән билгеләп үттеләр.

Әлеге көнгә багышлап беренче мәртәбә генә  оештырылган концерт тамашачының күңелендә озак сакланыр. Районның төп сәхнәсендә Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге «Кәеф» һәм «Тонус» хореография коллективлары тамашачыларга шатлык өләште. Бәйрәм программасын Валентина Селезнева һәм Александр Коробков алып бардылар.

Залда җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде,чөнки биредә иң танылган хореограф һәм иҗат коллективларының яраткан тамашачылары җыелган  иде. Ә коллективлар кичә дәвамында вальс, татар һәм чуаш халык, шулай ук джаз, рок-н-рол һәм башка бию композицияләре белән таныштырды.

Аксубайлылар 1970-1980 елларда  Галина Макарова җитәкчелегендәге хореография ансамбленың республиканы яңгыратуын  хәтерли әле. Ул вакытта аның укучылары, шул исәптән Валентина Гурьянова үзе дә  (сүз уңаенда, бүген аларның күбесенә 60 яшь һәм хәтта 70 яшьтән артык) яңадан  «Кәеф» хореграфия коллективына берләште. Алар инде өченче ел  бии, яңадан-яңа  композицияләр белән куандыра. Бу коллективта хатын- кызлар гына биеми, аларның партнерлары да бар.

Әлеге коллективның биюен карагач, аларны олы яшьтә дип уйламыйсың да, бары тик 20 яшьлек биючеләр дип кабул итәсең. Быел Валентина Гурьянова җитәкчелегендә эшче яшьләрдән торган тагын бер «Тонус» хореография коллективы барлыкка килде. Аларның чыгышлары  да тамашачылар күңеленә хуш килде.

– Без бер концертны да калдырмыйбыз. Без яшь вакытта алар бездән дә яшьрәк иделәр. Алар биегән саен яшәрә бара, ә без аларга карап яшәрәбез кебек тоела  ,- дип  уртаклаштылар икенче рәткә утырган әбиләр.

Биючеләр тамашачыларга хореографик күренешләрдән тыш, театральләштерелгән тамашалар да күрсәтте. Әмма бию яхшы музыка һәм җырлардан башка була алмый. Биючеләрне Аксубай үзешчәннәре – вокалчылар Ләйлә Шәйхетдинова, Анатолий Трофимов, Леонид Воркунов, Лидия Нураева, Виталий Краснов, башкорт биюе белән Алсу Кыямова башкаладан – Эвелина Земцева, шулай ук Нурлат районы Иске Чаллы мәдәният йортының «Лейся песня» халык ансамбле хуплады.Ике сәгатьлек концерт бер сулышта узды.

–  Мөгаен, Россиядә пенсия яшен сезгә карап  озайтканнардыр, – дип шаяртты сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов.
Ул коллективларга рәхмәт сүзләре җиткерде, җитәкче-хореограф Валентина Гурьяновага Мактау кәгазе һәм чәчәкләр тапшырды.

Район башлыгы Камил Гилманов Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудинга иҗат коллективларына костюмнар тегүдә   һәм Нурлат районы белән   төрле  концертлар оештыруда ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Бию коллективлары катнашында, бер генә концертны да калдырмаучы,  Аксубайда яшәүче Александра Зюзинага да сәхнә түреннән рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Бәйрәм кичәсе «Картаерга ашыкмагыз!» исемле  флеш-моб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев