Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Битлекләрдә килегез: Аксубай районында 9 һәм 11 сыйныфлар өчен соңгы кыңгыраулар 22 майда узачак

Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар гадәти форматта узачак.

Ел саен район мәктәпләрендә май ае азагында соңгы кыңгыраулар чыңлый. Бу бәйрәм чыгарылыш укучыларына багышланган. Ул һәрвакытта да укучыларның, ата-аналарның, укытучыларның эчкерсез хис-кичерешләре белән үрелеп бара. Бу көнне мәктәп балаларны олы тормыш юлына озата.

Аксубай районында 2021 елда күпләр өчен мөһим һәм истә калырлык чара шимбә, 22 майда узачак. Бу көнне соңгы кыңгырау 252 тугызынчы сыйныф һәм 104 унберенче сыйныф укучысы өчен чыңлаячак. Чарага шулай ук беренче сыйныф укучылары да кушылачак. Әмма алар өчен уку процессы 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

Узган ел коронавирус пандемиясе аркасында бәйрәм онлайн-режимда узды. Быел исә мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар гадәти форматта узачак. Әмма санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булып кала. Роспотребнадзор тәкъдимнәренә нигезләнеп, социаль дистанцияне үтәргә, антисептик кулланырга кирәк һәм үзең белән битлек булырга тиеш.

2-8нче һәм 10нчы сыйныфлар өчен уку елы тәмамлану уңаеннан тантаналы линейкалар 31 майда узачак.

 

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев