Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бирмәскә дә, алмаска да

Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе коррупциягә каршы тору буенча законнарны үтәү зарурлыгын искә төшерә.

Коррупциягә каршы тору турындагы Федераль закон нигезендә, муниципаль хезмәткәрләр яллаучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яисә башка дәүләт органнарына, аны коррупцион хокук бозулар кылуга этәрү, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү яки алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану максатыннан, турыдан-туры үзенә мөрәҗәгать иткән барлык очраклар турында хәбәр итәргә тиеш.

Шулай ук, акча, кыйммәтләр, башка мөлкәт яки мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләр рәвешендә, үзе яки өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокуклары яки мондый физик затлар өчен законсыз рәвештә табыш алу яки әлеге затларга башка физик затлар өчен законсыз рәвештә шундый файда алу максатларында, үз вазифаларыңнан башка законсыз файдалану омтылышы турында да хәбәр итәргә кирәк.

Муниципаль хезмәткәрне коррупцион хокук бозулар кылуга тарту максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә хәбәр итмәү аны муниципаль хезмәттән азат итүгә яки аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төр җаваплылыкка тартуга китерә торган хокук бозу булып тора.

– Шуны искә төшереп үтәсе килә, коррупцион хокук бозу вакытында муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәтнең әхлакый принципларын, кыйммәтләрен һәм һөнәри этика нормаларын боза: гражданнар тарафыннан яхшы исемне, намусны, хөрмәтне һәм ышанычны югалта, җирле үзидарә органнарының абруен төшерә, – дип шәрехләде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев