Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әбиләребез чиккән милли бизәкләр соклануга лаек

Милли бәйрәмнәр исемлегендә чагыштырмача яңа дата – ноябрь аенда билгеләп үтелә торган Чуаш чигүе көне пәйда булды.

Безнең әбиләребез чигәргә яраткан һәм моны алар чигү – ул кул эшләре белән шөгыльләнү генә түгел, ә әһәмиятле һәм үзенчәлекле эш булуын аңлап башкарганнар. Тукымага бизәкләрне һәм сурәтләрне елъязма язган кебек төшергәннәр.

– Чуашларның чигүле милли киеменнән бу кешенең нинди нәселдән, ничә баласы, оныгы булуын белгәннәр, – дип сөйли чуаш мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшы белүче Вера Уканеева. – Безнең көннәргә кадәр сакланып калган чигүле әйберләр – уникаль милли мирас.

Без алар белән мәдәният йортлары һәм китапханәләр базаларында оештырылган музейларда танышырга мөмкин. Элек крестьяннарның өйләрен бизәп торган искиткеч матур итеп чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлыкларының башкару техникасы таң калдыра. Бу – соклануга лаек. Безнең әби-бабаларыбызның буш вакытлары да, эшләү өчен аерым шартлар да (электр утсыз) булмаган, шуңа да кармастан, алар чын сәнгать әсәре тудырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев