Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Билгесез солдатны искә алдылар

Аксубайда Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды.

Митингка Кораллы Көчләр ветераннары берлеге вәкилләре, яшь армиячеләр, район оешмалары җитәкчеләре җыелды. Алып баручы Наталья Егорова Мәскәүдә Билгесез солдат җәсәдләрен Кремль диварына җирләү белән бәйле бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Бу көн Ватан азатлыгы өчен һәлак булган, исемнәре сакланмаган фронтовикларны искә алуга багышланган, – диде ул. – Миллионлаган гомерләрне өзгән ул канкойгыч сугыш турында без бик аз беләбез. Сугышчыларның җәсәдләре әле дә табыла. Теләсә нинди сугыш җимереклекләр, кайгы-хәсрәт, үлем алып килә. Иң мөһиме, алдагы тормышта сугышлар, бәрелешләр булмасын. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында ятып калган якташларыбызга мәңгелек дан, мәңгелек хәтер.

Митингта катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Җыелучылар алдында Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады.

– Бөек Ватан сугышы елларында безнең илебез нәкъ менә бөтен халыкның да үз ватаннарының патриотлары булуы аркасында җиңү яулады. Безнең бурыч – яшьләрне Бөек Җиңүне яулаган каһарманнар үрнәгендә тәрбияләү.

Митингта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов катнашты.

– Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең һәр җиденче кешесе һәлак булды. Бу – коточкыч сан. Туганнар каберлекләрендә билгесез солдатлар җирләнгән. Ел саен эзтабарлар отрядлары җир куеныннан безнең йөзләгән сугышчыларның җәсәдләрен күтәрәләр һәм бары тик бик азлары гына үз исемнәрен ала. Бу бәйрәмне раслау безгә сугышның исемсез геройларын тагын бер кат искә алу мөмкинлеге бирә.

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте рәисе Павел Крюков, митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, тарихи мәгълүматлар китерде: Бөек Ватан сугышы елларында Аксубай районыннан фронтка 10800 кеше киткән. 5100дән артык кеше яу кырларында мәңгелеккә ятып калган. Аларның кайда җирләнүләрен бөтен туганнары да белми.

Яшь буында Ватанга мәхәббәт, әхлаки башлангычлар тәрбияләү турында Аксубай правослау чиркәве башлыгы Антоний Рыбочкин һәм имам-мөхтасибнең гомуми эшләр буенча ярдәмчесе Илнар хәзрәт Сафиуллин сөйләделәр.

–Сугыш каһарманнарына мәңгелек дан! Алар турындагы хәтер һәр гаиләдә озак еллар саклансын! – дигән сүзләр яңгырады митингта.

Чарада катнашучылар һәлак булган геройлар һәйкәле итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев