Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк

Спорт мәктәбе тренеры Диләрә Латыйпова билбау көрәше буенча ТР чемпионатында үз яшь категориясендә алтын медальгә лаек булды.

Алабугада билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты тәмамланды. Ярышларда республиканың 21 районыннан 200дән артык көрәшче катнашты. Аксубай районын спорт мәктәбе тренеры Диләрә Латыйпова тәкъдим итте.

Финал ярышларында ул көрәш келәмендә Казан спортчысы белән очрашты. Алар арасында бернче урын һәм алтын медаль өчен киеренке көрәш барды. Моннан тыш, турнирда җиңү Россия чемпионатында үз республикаңны тәкъдим итү хокукы да бирә.

Диләрә куйган максатына акрын адымнар белән бара. Аның нияте – җиңү. ТР чемпионатында безнең спортчы кызыбыз беренче урынны яулады. Шул ук вакытта ярышларның киләсе этабында – агымдагы елның май ае ахырында Саранскида (Мордовия Республикасы) узачак Россия чемпионатында катнашу хокукына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев