Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Биектау хастаханәсендә Covid-19 табылу сәбәпле табибларның бер өлеше карантинга китте

Татарстанда коронавируска анализы уңай нәтиҗә биргән пациентларның барысы да Казан территориясендә генә тора.

Бер пациентта Covid-19 коронавирусы ачыкланганнан соң, Биектау үзәк район хастаханәсе персоналының бер өлеше 14 көнлек карантинга китте. Хастаханәдә тулысынча санитар эшкәртү үткәрелде. Биектау районында расланган бер очрак — Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы 16 кешенең берсе. Бу хакта коронавирус таралуга каршы оператив штабта хәбәр иттеләр.

«Район үзәк хастаханәсендә барлык санитар-эпидемиологик чаралар үткәрелде. Учреждение куркыныч тудырмый. Персоналның бер өлеше үз-үзеңне изоляцияләү режимына китте, алар барысы да өйдә, шуңа күрә кабул итү бүлеге һәм педиатрия вакытлыча ябылды. Ике атналык изоляцияү вакыты төгәлләнгәч, алар эшкә керешәчәк. Калганнары, барлык нормаларны үтәп, штатлы режимда эшли», — диделәр оператив штабта.

Әлмәт районында шулай ук коронавируска шикләнеп бер пациент хастаханәгә салынган булган, тик диагноз расланмаган. «Нәтиҗә тискәре, шуңа да карамастан, кирәкле санитар-эпидемиологик чараларның барысы да үткәрелде», — диделәр оператив штабта.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X