Әби-бабайларга бала караган өчен декрет акчасы түләү турында фикер алышачаклар
Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова шундый тәкъдим ясады.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әбиләргә һәм бабайларга «декрет акчасы» түләү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова «Бердәм Россия» съездында балалар тәрбияләргә ярдәм итүче әби-бабайлар өчен «декрет акчасы» түләүне карарга тәкъдим итте.
«Бу тәкъдимне әзерләү барышында кайбер нечкәлекләр турында фикер алышачакбыз, мөмкин булу-булмауга караячакбыз», — диде Котяков журналистларга.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев