Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әби бабай белән янәшә

Районда Мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән «Әби бабай белән янәшә» бәйгесе үтте.

Район Мәдәният йортының ВКонтакте берләшмәсендә өлкән буын вәкилләре тормышыннан кызыклы фотосурәтләр урын ала башлады. Аларны карап, балаларының һәм оныкларының якын кешеләрен ничек яратуларын һәм хөрмәтләүләрен аңларга мөмкин иде.

Әлеге бәйгедә Кече Сөнчәле клубы җиңүче дип табылды. Хезмәт ветераны Елизавета Ивановна Уканеева сурәтләнгән фото иң эчтәлекле, тирән мәгънәле булып чыкты. Фотода авыл хатын-кызының тормыш тарихы сурәтләнгән диярсең. Сюжет игътибарга лаек: Елизавета Ивановна 2004 елда бакыйлыкка күчкән ире Михаил Семеновичның портреты каршында уйланып утыра. Алар күп еллар бергә гомер иткәннәр, лаеклы уллар һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ул үзенең бөтен гомерен кырда эшләүгә багышлаган, алдынгы механизатор булган. бүгенге көндә дә бу кешене хөрмәт белән искә алалар. Ә фотосурәтләрдә гүя алар бергә. Елизавета Ивановнаны яраткан балалары һәм оныклары үзләренең кайгыртулары һәм яратулары белән әйләндереп алганнар. Фоторәсем бәйгедә беренче урынга лаек булган!

 

Фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев