Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бүгенге тормышы җәннәттәй

Иске Кармәт авыл җирлеге территориясендә туксан яшен билгеләп үткән сигез кеше яши. Бу исемлеккә күптән түгел юбилеен билгеләп үткән хезмәт ветераны Мәмдүха Ибәтуллина да керде.

Әбигә туксан яшь тулуны иң якын кешеләре, туганнары белән билгеләп үттеләр. Өлкән буын вәкилләрен котларга шулай ук районнан рәсми затлар да килде.

– Илебез өчен авыр елларда халык хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезне чын күңелдән юбилей датасы белән котлыйбыз. Озак елларга җитәрлек иминлек, сәламәтлек телибез.

Район җитәкчелеге вәкиле юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның татар телендәге котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Ветеранны юбилее белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов, авылның ветераннар оешмасы рәисе Гарәфетдин Сабиров котлады.

Тантана сәбәпчесе кунаклар килүгә чын күңелдән шатланды. Аларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Язмыш аны бу авылга моннан егерме ел элек алып килгән. Ул үзе Чистай районында туып-үскән. Гомере буе колхозда эшләгән. 

– Тормышымда бик авыр чаклар булды, – дип искә ала ул. – Сугышка кадәр үк әтисез калдык. Ачлык елларында исән калуыбызга гаҗәпләнеп куям кайчак. Көнне-төнгә ялгап эшләдек тә эшләдек. Хәзерге тормыш җәннәт сыман, кадерен генә белергә кирәк.  

Мәмдуха Ярулла кызы  ике бала тәрбияләп үстергән. Авыр тормыш кичерсә дә, туксан яшьтә пенсионерның сәламәтлеге начар түгел.  Аягында йөри, ашарга да пешерә ала. Хәтере дә әйбәт, тормышта кичергән вакыйгаларны җентекләп сөйли ала. Ул  бүген шушы авылда яшәүче улы белән килене тәрбиясендә яши. Тормышта авыр сынаулар үткән кеше буларак, бар кешегә игелек һәм бәхет кенә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев