Бүген төнлә Татарстан күгендә метеорлар агымының иң биек ноктасы узачак
12 августтан 13 августка каршы төндә Казан һәм төбәк өстеннән Персеид метеор агымының иң биек ноктасын күзәтергә мөмкин була.
Яхшырак күзәтү өчен астрономнар кайбер тәкъдимнәрне үтәүгә игътибар итә һәм быел тулы ай комачаулавын билгеләп үтә.
«Персеид агымы – ул ел саен кабатлана торган матур тамаша, һәм әгәр мөмкинлек бар икән, әлбәттә, карарга кызык. Максимум нинди вакытка туры киләчәк, бик үк аңлашылмый - лотерея, бары тик бүгенге төн Персеид метеор агымының иң биек ноктасын вәгъдә итүе генә билгеле», – дип сөйләде «Татар-информ» га КФУ Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков.
«Мөгаен, иң биек нокта узган елларга караганда югарырак булмас, ягъни вау-шоу көтәргә кирәкми, һәм күзәтүләрне тулы ай катлауландырачак. Бүген төне буе тулы ай булачак. Ягъни фотога төшерсәң һәм күз белән карасаң, кызганычка, бары тик иң ачык метеорларны гына күрергә мөмкин булачак», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев