Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бүген - призывник, иртәгә солдат 

Кояшлы шимбә иртәсендә Аксубай егетләрен Татвоенкоматның чакыру пунктына дүртенче озату булды.

Иртәгә хәрби форма кию һәм Кораллы Көчләр сафларын тулыландыру өчен Аксубайның үзәк мәйданына тугыз егет килде. Болар Иске Ибрай авылыннан Рәмис Бикушев, Беловкадан Алексей Волков һәм Валентин Уламасов, Мюдтан Николай Зюзин һәм Илья Тарасов, Аксубайдан Николай Ильмухин, Искәндәр Исмәгыйлев, Хәлил Сафин, Урмандееводан Андрей Липатов. 

Район башлыгы Камил Гилманов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, ДОСААФның район бүлекчәсе җитәкчесе Петр Волков булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерделәр. 

Армиягә чакырылучылар арасыннан җиде егет «С» категорияле машина йөртү таныклыгына ия, ДОСААФ мәктәбендә укып, армиядә хәрби машина йөртүчеләр булачак алар. 

Изге теләкләр белән бергә, традиция буенча, армиягә чакыручыларга районнан истәлек итеп кул сәгатьләре тапшырдылар, уңышлы хезмәт итеп, туган йортларына исән-имин кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев