Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бүген халык өчен җир күпме тора

    Җир участоклары район халкы өчен кызыксыну предметы булды һәм шулай булып кала да.

    Төзелеш өчен җирне ничек алырга, җир бушлай биреләме һәм аны ничек алып була – Аксубай муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов белән шул хакта әңгәмә корабыз.

    – Марат Арслангали улы, җир участокларына физик затлар тарафыннан да, юридик затлар тарафыннан да таләп зур. Җир алганда эшне нәрсәдән башларга кирәк?

    – Кадастр номеры һәм адресы булган конкрет җир кишәрлеге бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү өчен гариза бирү максатыннан, гражданнар Татарстан Республикасында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ГБУның Аксубай филиалына мөрәҗәгать итәләр. Кадастр номеры булмаган очракта, гражданнарга тиешле консультация алу өчен Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    –Безнең газетада еш кына җир участогы бирү мөмкинлегетурында мәгълүмати хәбәрләр басыла. Әгәр гражданин участокны сайлады икән, аны рәсмиләштерү юлы гадиме?

     – Аксубай муниципаль районында җир кишәрлекләре бирүнең төп максатлары булып – шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару тора. Әлеге җир кишәрлекләрен сатулар үткәрмичә генә бирү критерие башка гражданнарның, крестьян (фермер) хуҗалыкларының аукционда катнашырга ниятләве турындагы гаризаларын ачыклау. Шуңа бәйле рәвештә «Авыл таңнары» газетасында һәм Аксубай муниципаль районының aksubayevo.tatarstan.ru рәсми сайтында җир кишәрлеге бирү мөмкинлеге турында бер тапкыр бирелә торган мәгълүмати хәбәр бастырыла; Россия Федерациясенең https://torgi.gov.ru рәсми сайтында сатулар үткәрү турында мәгълүмат урнаштырыла.

    Әлеге хәбәр басылып чыккан көннән алып утыз көн эчендә башка гражданнарның яисә крестьян (фермер) хуҗалыкларының гаризалары кергән очракта, җир кишәрлекләрен аукцион уздыру юлы белән генә бирергә мөмкин.

    – Шәхси торак төзелеше өчен сатуларсыз җир кишәрлеге тәкъдим итү очрагында айлык аренда түләвенең якынча күләме нинди?

    – Ул Аксубайның үзендә һәм районның торак пунктларында төрле. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе буенча хәзерге вакытта аренда түләвенең якынча күләме аена 35-40 сум тәшкил итә. Авыл торак пунктларында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен арендага бирелгән җир кишәрлегенең аренда түләве, аның урнашуына һәм мәйданына карап, якынча 25- 30 сум тәшкил итә.

    – Җир кишәрлегенең урнашу урыны аны бирү процедурасына билгеле бер нечкәлекләр яки үзенчәлекләр кертә аламы?

    – Палата хезмәткәрләре интернет челтәрендә «Ачык кадастр картасы» белешмә-мәгълүмат ресурсы ярдәмендә һәр җир участогының урнашу урынын тикшерә. Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышының 30.11.2015 елгы ПР-355 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, су һәм урман законнарын бозуларны кисәтү һәм җир кишәрлекләре белән эш иткәндә коррупция күренешләрен киметү максатларында урман яисә су объектлары белән территориаль чиктәш җир кишәрлекләре бирү Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулары Идарәсе, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль Идарәсе белән килештерелә.

    –Күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирү программасы турында. Гариза бирүченең теркәлү урынына бәйле үзенчәлекләре бармы?

    – Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлеге бирү программасы 2012 елдан бирле гамәлдә. Программада 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар катнаша ала. Җир кишәрлеге, гариза тапшыручы прописка нигезендә теркәлгән тиешле шәһәр яки авыл җирлеге чикләрендә бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: