Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче ханым мошенникка йөз мең сумнан артык акча күчергән

Бөгелмәдә яшәүче 44 яшьлек хатын фатирын арендага бирәм дип, мошенник телефонына 120 мең сум акча күчергән

. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Полициягә гариза бирүче сүзләренчә, ул интернет-сайтларның берсендә торак тапшыру турында белдерү урнаштырган. Аңа фатирны арендага алырга теләп ир-ат шалтыраткан. Шулай ук ул алдан түләп куярга теләвен әйткән һәм карта номерын сораган.

Мошенник аренда өчен 13 мең урынына 130 мең сум күчерүен һәм акчаны кире кайтаруларын сораган.

Хатын ире белән банкоматка барган һәм билгесез ир-ат өйрәтүе буенча берничә операция ясаган. Шулай итеп, гаилә билгесез номерга  120 мең сум күчергән, ә соңрак зыян күргән ханымның ире исеменә ялган юл белән 145 мең сумлык кредит рәсмиләштерелүен белгәннәр.

Хәзер полиция җинаятькә катнашы булган затларны ачыклый.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев