Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Безнең яшьләр бик актив

Бүгенге яшьләр берни белән дә кызыксынмый дигән фикер белән кайчакта килешми мөмкин түгел.

Әмма гамәлдә бөтенләй киресенчә. Хәзерге яшьләр  зарарлы гадәтләргә ия булу – эчү, тәмәке тарту модалы түгел, диләр. Алар өчен беренче чиратта спорт, актив яшәү рәвеше, иҗтимагый мәнфәгатьләр тора. Бу хакта район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин белән сөйләшәбез.  

– Безнең алда физик культура-спорт хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү бурычы тора. Безнең максат - яшьләр генә түгел, төрле яшьтәге кешеләр күңелендә дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, халыкның барлык катламнары арасында спорт чаралары оештыру. Бәхеткә, бу бурыч тормышка ашырыла. Укучыларның һәм яшьләрнең күп өлеше спорт белән максатчан шөгыльләнә.

Алар төрле рангтагы ярышларда, спартакиадаларда катнашалар, районнан, республикадан читкә чыгалар, хәтта Татарстан җыелма командасы өчен дә чыгыш ясап, уңышларга ирешәләр. Алар арасында  өлкән буын кешеләре дә бар. Без республика, Бөтенроссия масштабындагы спорт казанышлары турында сөйләмәячәкбез (безнең газета моны даими рәвештә яктыр - тып тора) – биредә массакүләмлек мөһим.  

Безнең эштәге төп юнәлешләр арасында  иң мөһиме булып яшьләр һәм өлкәннәр арасында  популяр спорт төрләрен үстерү. Бездә бу -  футбол, волейбол, хоккей, билбау көрәше һәм башка төрләр. 

- ГТО нормаларын тапшыру белән эшләр ничек тора? 

 - ГТО да яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында. Хәзер балалар бакчаларына йөрүче яшь гражданнарны ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп итәргә киңәш ителә. Беренче сыйныфка килгәч, балалар бу нәрсә икәнен күзалларга тиеш инде. ГТО буенча безнең аерым рейтинг бар. Районнар арасында гомуми рейтинг буенча Аксубай 18 нче урында, ГТО нормаларының кышкы төрләре буенча 15 нче  урында. ГТО нормаларын теләгән һәркем тапшыра ала.

Бездә тест үткәрү үзәге - “Юность“  УСЗ. Бирегә теләге булган һәркем график буенча килә һәм ГТО нормаларын тапшыра ала. Бу мәсьәләгә җитди караучыларга ГТО ру сайтында теркәлеп, шәхси кабинет ачарга һәм барлык биремнәрне адымлап үтәргә мөмкин. ГТО нормаларын тапшыру югары сыйныф укучылары, абитуриентлар өчен актуаль.

Ул югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә ала, шул рәвешле физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү яшьләр язмышына да йогынты ясарга мөмкин. ГТО нормаларын яшь буын (бигрәк тә мәктәп укучылары) һәм пенсионерлар да – «Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлеге әгъзалары актив тапшыра, бассейн, спорт һәм тренажер заллары беркайчан буш тормый. 

- Радик Касыймович, яшьләр сәясәте ничек тормышка ашырыла?

- Биредә дә яшьләр актив һәм максатчан эшли. Районда волонтерлык хәрәкәте, Аксубай районы Советы каршындагы парламент, «Аграр яшьләр берләшмәсе»,  яшьармиячеләр, АТУТ каршында «Чисталык булачак» яшьләр экологик хәрәкәте эшли. Без мәгариф бүлеге, җирле ДОСААФ  бүлеге, «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) формированиеләре үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез, иҗтимагый әһәмиятле чаралар үткәрәбез. Балаларның идеяләре, планнары күп, тормышка уңай яктан нәрсәдер үзгәртергә омтылышлары бар.

Зур шәһәрләрдә, мегаполиста яшәү рәвешен күреп, ниндидер элементларны тормышка кертергә кирәклеге турында уйлана. Бик кызыклы уйланулар була. Әлбәттә, авыл җирлеге өчен кайбер моментлар кабул итәрлек түгел, әмма активистлар белән очрашып, тәкъдимнәргә төрлечә якын киләбез. 

Яшьләр җәмгыять индикаторы буларак, райондагы үзгәрешләргә үз өлешләрен кертәләр. Без аларның фикерләренә колак салырга, алар белән санлашырга, заман белән бергә атларга тиеш.  Проектлар күп һәм алар тормышка ашырыла. Алда бик күп кызыклы эшләр тора. Менә тиздән экологик акцияләр башлана, Җиңү көненә багышланган өлкән буын вәкилләре, тыл ветераннары белән очрашулар үткәреләчәк.

Безнең волонтерлар ветераннарга хуҗалык эшләрендә ярдәм итәчәкләр. Алар белән очрашып, илнең героик үткәне турында хикәяләр тыңланачак. Бу - балалар өчен бәяләп бетергесез тарих дәресләре. Менә язгы чакырылыш башланды һәм Аксубай егетләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак. Яшьләрнең иң яхшы вәкилләре армиягә китә.

Үзен нинди дә булса эшчәнлектә күрсәтергә теләгән, үсәргә теләгән кешеләр үзләрен бәйгеләрдә, форумнарда сынап карый, грантларда катнаша ала. Алар турында район сайтында да, турыдан-туры яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә дә белергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев