Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

”Безнең ишегалды” тагын 14 ишегалды территориясен төзекләндерәчәк

Аксубай бистәсендә 2021 елда “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тагын 14 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Аксубай районының инфраструктура үсеше буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, зур төзелеш Мазилин урамының 16,14, 12 йортлары, СХТ территориясендәге 7 һәм 9 йортлар; Мазилин урамының 15, 17, 19, 23, 27, 29, 31, 33 йортлары ишегалларына; Пролетар урамындагы 61 йорт; Карьер урамының 2А йорты; Шоссе урамының 82 йорты; Май заводы урамының 1 йорты, Золин урамының 70 йорты; Романов урамының 14, 16, 18 йортлары; Җиңү урамының 2 йорты ишегалларына киләчәк.

Районның инфраструктура үсеше буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, “Безнең ишегалды” республика программасы районга 2020 елда килде – район үзәгендә 14 ишегалды территориясе төзекләндерелде, 36 миллион сумнан артык акча тотылды. Ишегаллары иске төзелешләрдән тулысынча чистартылды, асфальт түшәлде, тротуарлар төзекләндерелде, балалар уен мәйданчыклары, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар төзелде, урналар, эскәмияләр урнаштырылды, яктырткычлар куелды.

Узган атнада районда эш сәфәре белән булган ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Совет утырышында, ”Безнең ишегалды” программасының иң актуаль булуын билгеләп үтте. Бу программада бюджет акчасының бер генә сумы да юк диярлек, барлык акчалар да нефтьчеләр тарафыннан бүлеп бирелгән – программа гамәлдә булган биш ел эчендә, ә бу 50 млрд. сумнан артык акча, аны финанслау бюджеттан тыш чыганаклардан алып барыла.

– 2021 елда “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районында эшләр башланды – без күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашабыз, бөтен җирдә дә аңлап бетермиләр. Барыннан да элек, ишегалларында законсыз нигездә сарайлар, мунчалар, гаражлар төзелгән. Төзелеш мәйданчыклары өчен территорияләрне чистарту өчен аларны, һичшиксез, алырга туры киләчәк. Законсыз корылмаларны сүтү эшләренә, язга кадәр сузмыйча, бүгеннән үк керешсеннәр өчен, халыкка мөрәҗәгать итәбез, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов.

Узган ел төзекләндерелгән ишегаллары территорияләрендә яшәүчеләрнең күбесе эштән канәгать калды. Үзәк урамнардагы ярым җимерек сарайлар, хәтта аз гына явып узган яңгырдан соң да, узып булмаслык ишегаллары, балаларга уйнар өчен урын булмау – боларның барысы да үткәндә калды.

Без декабрь саннарының берсендә ишегалларын төзекләндерү турында яздык, халыкка да үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирдек. Кемдер үзгәрешләргә сөенде, кемнедер нәниләр өчен яраклаштырылган уен мәйданчыклары канәгатьләндермәде, кемдер машина куяр өчен урын җитмәүдән зарланды.

Барлык дәгъвалар һәм теләкләр район җитәкчелегенә тапшырылды.

Әмма яшәүчеләрнең берсе дә юлларга, тротуарларга, яктыртуга, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына карата канәгатьсезлек белдермәде. Әмма шул ук юлны төзекләндерүне башлар өчен дә, корылмаларны сүтеп алырга кирәк. Район җитәкчелеге дә халыкка әлеге процессны сузмаска, эшне судка кадәр китереп җиткермәскә, корылмаларны сүтү эшләренә бүгеннән үк керешергә киңәш итә.

“Безнең ишегалды” программасы биш елга билгеләнгән, аның кысаларында 69 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев