Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Безнең ишегалды» программасы Аксубайда 23 күп фатирлы йорт ишегалдын төзекләндерергә ярдәм итәчәк

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә күп катлы йортларның ишегалды территорияләренең план-схемасы йортта яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып, проект ясаучылар тарафыннан төзеләчәк.

Бу тәкъдимнәрне гражданнар узган елның көзендә үткәрелгән җыелышлар вакытында җиткерделәр. Күп катлы йортлар ишегаллары территорияләрен проектлаштыруга тулысынча керешкәнче, кабаттан җәмәгать фикер алышулары узачак, проектлар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән турыдан-туры килештереләчәк. “Безнең ишегалды" Программасы Аксубайда 23 ишегалдын төзекләндерергә ярдәм итәчәк.

”Безнең ишегалды” республика программасы 2020 елда Аксубай бистәсенең күпфатирлы 23 йортының ишегалдында тормышка ашырылачак. Биредә яшәүчеләрнең гомуми җыелышында ишегалларын иске хуҗалык корылмаларыннан азат итү турында карар кабул ителгән иде. Өстәвенә, аларның барысы да муниципалитеттан төзелешкә рөхсәт алмыйча законсыз төзелгән, алар урнашкан җиргә дә, корылмаларга да салым салынмаган.

Башкарма комитетның инфраструктура үсеше буенча бүлеге тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча Мазилин урамындагы 25 нче, Мазилин урамындагы 40 нчы, Мазилин урамындагы 42 нче, Горький урамындагы 3 нче, Горький урамындагы 5 нче, Ленин урамындагы 16 нчы, Октябрь урамындагы 25 нче, Октябрь урамындагы 21 нче, Горький урамындагы 1 нче, Горький урамындагы 2 нче, Ленин урамындагы 14 нче, Октябрь урамындагы 23 нче, Ленин урамындагы 18 нче, Октябрь урамындагы 29 нчы, Октябрь урамындагы 31 нче, Ленин урамындагы 20 нче, Октябрь урамындагы 33 нче, Октябрь урамындагы 35 нче, Кызыл Партизан урамындагы 2 нче, Октябрь урамындагы 9 нчы, Октябрь урамындагы 13 нче, Кызыл Партизан урамындагы 1 нче, Ленин урамындагы 12 нче, Октябрь урамындагы 38 нче, Октябрь урамындагы 40 нчы, Октябрь урамындагы 16 нчы, Октябрь урамындагы 16А, Октябрь урамындагы 14 нче, Октябрь урамындагы 6 нчы, Мазилин урамындагы 13 нче, Мазилин урамындагы 15 нче, Мазилин урамындагы 17 нче, Мазилин урамындагы 19 нчы, Мазилин урамындагы 23 нче, Пролетар урамындагы 52 нче, Пролетар урамындагы 61 нче, Еллиев урамындагы 6 нчы, Карьер урамындагы 2А, Золин урамындагы 70 нче, Шоссе урамындагы 82 нче йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк.

– Ишегалларын төзекләндерүгә керешкәнче төзелеш өчен мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Гыйнвар аенда ук инде без күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә корылмаларны сүтәргә кирәклеге турында хәбәрләр җибәрдек. Ишегалларын төзекләндерү эшләре вакытында башланмаска да мөмкин, чөнки бөтен халык та моңа аңлап якын килми һәм үзләренең сарайларын, гаражларын сүтәргә керешмәгәннәр, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Сарайларга һәм гаражларга милек хокукы теркәлмәгәнлектән, башкарма комитет корылмаларны сүтәргә хокуклы, тик менә корылмаларны сүтүгә киткән чыгымнарны аларның хуҗаларыннан түләттерергә туры киләчәк, ирекле рәвештә бирмәсәләр, суд аша булса да.

Шәһәр тибындагы башкарма комитет күп фатирлы йортлар территориясен төзекләндерүгә – йортлар тирәсендәге коймаларны сүтәргә, җир кертергә, чәчәк түтәлләре булдырырга, агачлар утыртырга керешкәч, биредә яшәүчеләрнең кайберләре моны аңлап кабул итмәгән иде. Хәтта бернәрсәгә исе китмәгән пессимист кешеләр дә бүген төзекләндерелгән территорияләргә, төзелгән балалар һәм спорт мәйданчыкларына, брусчатка җәелгән юлларга һәм тротуарларга сокланалар. Ишегалларын төзекләндерү эшендә дә аңлап якын килү комачауламый.

Әлеге территорияләрдә аларның үзләренә яшәргә бит. Җыелып торган сулыклардан сикереп атлауга, иртән тәрәзәне ачып, түбәсе янтык сарайларга караганчы, подъездан чыгып, заманча эскәмиягә утырып комлыкта уйнаган балаларны күзәтү, төзек сукмактан узу күпкә рәхәтрәктер, мөгаен. Әле ул ярым җимерек сарайлар теләсә кайсы мизгелдә бәла китереп чыгарырга мөмкин, туксанынчы елларда һәм өч ел элек Октябрь урамы буенча урнашкан йорт ишегалдында янгын чыгуын аксубайлылар хәтерлиләрдер. Алар тузган корылмалар буларак та куркыныч тудыра әле.

Балалар өчен иске сарайлар янында түгел, ә төзекләндерелгән мәйданчыкларда уйнау куркынычсызрак икәнен дә аңларга кирәк. Ә сарайларның күбесе терәкләрдә генә тора бит. Ял көннәрендә кайбер күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз белдекләре белән төзегән корылмаларны сүтүгә кереште, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты башка гражданнар да алардан үрнәк алырлар дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев