Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Безнең ишегалды» проекты: күпфатирлы йортлар территориясе яшәүчеләр теләге буенча төзекләндерелә

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Горький урамындагы 3, 4, Ленин урамындагы 16, Октябь урамындагы 21, 25 йортлар ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” проектында катнашучы чираттагы ишегаллары булды.

    “Бердәм Россия” депутатлары ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең яңа республика программасын эшләү инициативасы белән чыктылар.  

    Программа 2020 елдан эшли башлаячак, ә әлегә Татарстан шәһәрләре  һәм районнары халкы үзләре яшәгән йорт территорияләренең нинди буласын хәл итәләр. Аксубай үзәгендәге күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашуга «Татарстан – яңа гасыр» сәяси советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова килде.

    Бу ишегалларының  бистә үзәгендә урнашуына карамастан, алар 80 нче елларда ук төзелгән инде, ишегалларын иске, җимерек сарайлар ямьсезләп тора, аз гына яңгыр явып киткәндә дә чокырларга су җыела, ә инде балалар өчен уен мәйданчыклары, чәчәк түтәлләре турында сөйлисе дә юк. Шуңа да әлеге очрашу моңа кадәр оештырылган очрашулардан аермалы буларак, күпкә җанлырак булып чыкты.

    – Әлегә без халыктан теләк-тәкъдимнәр җыябыз Һәм аларны бүген кәгазьгә төшерергә тәкъдим итәбез. Төзекләндерү эшләренә керешкәнче без тагын очрашачакбыз һәм проектны сезгә күрсәтәчәкбез – сез аны үзегез раслыячаксыз, – дип билгеләп үтте Алсу Абдрахман кызы.

    Һәм шунда ук тәкъдимнәр ява башлады. Яшь әниләр балалар мәйданчыгы сорадылар. Олырак кешеләр элек балалар мәйданчыгы торган урында сазлык, шуңа күрә аны башка урында төзергә кирәк дигән фикер әйттеләр. Юл аша гына төзелгән балалар мәйданчыгы да бар барын. Әлеге фикерне хуплап, район башлыгы Камил Гилманов та сүзгә кушылды.  

    – Программа  нәкъ менә ишегалдын уңайлы итү өчен гамәлдә дә инде, барлык технологияләрне дә үтәп эш иткәндә, монда бернинди дә сазлык булмаячак, – дип җавап бирде ул. Ә юл аша урнашкан мәйданчыкка чыгу балалар өчен куркыныч булмаса да, алар үз ишегалларында уйнарга тиеш, чөнки әти-әниләр һәрвакытта да  алар янәшәсендә булмаска мөмкин.

    Халык тормыш мәшәкатьләре турында шаяртып та, җитди итеп тә сөйләшкән арада, балалар  җыелган күллекләр эченнән велосипедларда  йөреп уйнадылар. Ике баланы халыкның күпләп җыелуы борчыса,  өченчесе аларга, безнең ишегалдын төзекләндерәчәкләр, дигән фикерен җиткерде.

    Аксубайлылар планшетка маркер белән уен зонасын, яктырткычлар, эскәмияләр, юллар, тротуарлар, яшел зонаны, гаражлар, автостоянка рәсемнәрен ясадылар. Күтәренке кәефкә, ишегалдын төзекләндерергә әзер булган кунакларга эскәмиядә утырган әбиләр дә шат иде.

    – Төзекләндерелгән ишегалдын күреп шатланып яшәр өчен, хәзер инде авырырга ярамый, – дип шаярттылар алар.

    Кунаклар, теләк-тәкъдимнәрне җыеп, тиздән тагын күрешергә вәгъдә иттеләр, чөнки проектларны йортларда яшәүчеләр үз күзләре белән күрмичә, ишегалларында эш башланмаячак. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: