Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Безнең футболчылар янә беренче

Зәйдә XVIII «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы һәм Татарстан Республикасында «Авыл яшьләре» җәйге авыл уеннары кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.

Мини-футбол буенча Чемпионатта Татарстанның 9 районы катнашты. Ярышлар барган өч көн дәвамында Зәй стадионында “кайнар” мохит хөкем сөрде. Командалар финалга чыгу хокукы өчен көч сынаштылар.

Ярышларның соңгы көне барысын да ачыклады. Дүрт район – Әлмәт, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Сарман районнары командалары ярмыфинал һәм финал уеннарында очрашты. Соңгы нәтиҗәдә уеннар нәтиҗәләре буенча составында спортчылар Александр Лодоркин, Александр Краснов, Николай Чернышев, Иван Ковряков, Әмир Габсалямов, Айназ Галиев, Яков Крюков, Семен Яругин булган Аксубай районы командасы бәхәссез җиңүче булды.

Яңа Чишмә районының авыл яшьләре җыелма командасы – мактаулы икенче, Әлмәт районы футболчылары өченче урыннарны алдылар.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев