Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Безнең егетләр Россия Армиясендә хезмәт итәргә лаек

Булачак ил сакчыларын республиканың җыелу пунктына тантаналы рәвештә озаттылар.

2019 елның 22 октябрендә районда яшәүче ун гаилә үзләренең иң якын кешеләрен Кораллы Көчләр сафларына хезмәткә озатты. Хәрби комиссариатның иске бинасы территориясе иртәдән үк егетләрне озата килүчеләрнең хис-кичерешләреннән гөрләп торды. Булачак ил сакчыларына көч биреп кычкыручылар да, яраткан кешеләреннән ел буена аерылып тору моңсулыгыннан күз яшьләрен сөртүчеләр дә булды.

Армиягә китәр алдыннан барлык егетләр дә процедураларны уңышлы узды һәм команда буенча автобус каршында сафка төзелде. Бу көнне егетләрнең ата-аналары, туганнары, иптәшләре, сыйныфташлары, дус кызлары белән бергә район җитәкчеләре һәм рәсми затлар да килгән иде.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин булачак солдатларга хәер-фатихалы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

– Россия Армиясендә хезмәт итәргә лаеклы уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәсе килә, – диде ул. – Ә егетләргә авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булган иптәшләр һәм яхшы командирлар булуын телим.

– Без сезне хәрби эшкә өйрәнер өчен җибәрәбез, – дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезнең армия мәктәбен намус белән үтеп, өйләрегезгә рухи һәм физик яктан ныгып, туган җирнең кадерен аңлап, чын ир-егетләр булып кайтуыгызга ышанам.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та булачак ил сакчыларына үзенең үтемле киңәшләрен җиткерде, аларга уңышлар теләде.

– Бүгеннән сез сугышчылар, – диде ул. – Сезнең алга таба гамәлләрегез хәрбиләрчә төгәл булырга, беренче көннән сез армия тәртибенә буйсынырга тиеш. Бу – сезнең уңышлы хезмәт нигезе.

Җыелу пунктына китүчеләр арасында: Иске Ибрай авылыннан бертуган Ришат һәм Рифат Батдаловлар, Идрис Мортазин, Рәҗәп Сәйфуллин, Яңа Чуаш Адәмсуыннан Вячеслав Зайцев, Батыр поселогыннан Айнур Вафин, Ерепкинодан Радик Сибгатуллин, Иске Үзидән Максим Чернов, аксубайлылар Николай Носков һәм Антон Павлов.

Армиягә чакырылганчыга кадәр егетләрнең барысы да һөнәр үзләштерергә һәм хәтта күпмедер вакыт эшләргә дә өлгергән.

– Минем улым Яр Чаллы шәһәрендә укыды, армиягә бару теләге зур иде, менә бүген озатырга килдек, – ди Вячеслав Зайцевның әтисе.

Саубуллашыр өчен берничә минут вакыт бирелгәч, егетне апалары чолгап алды.

– Минем өчен борчылмагыз, – барысы да яхшы, – дип тынычландырды булачак солдат апаларын.

Аксубайлы Николай Носковны абыйлары озатырга килгән. Алар энеләренә имин хезмәт итеп кайту өчен армиядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында киңәшләр бирделәр.

– Ярый, егетләр, китәр вакыт җитте, – дип якыннары белән җылы саубуллашканнан соң, ул автобуска кереп утырды. Кыска саубуллашу мизгелләре моңсулык һәм якты кичерешләр белән тулды – аерылышудан соң очрашу булачак, тормыш алга бара бит. Егетләрнең барысы да яхшы булачагына якыннары шикләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев