Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Безнең дөнья террорсыз булырга тиеш

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында, Аксубайда квест узды.

Аксубай балалар китапханәсе террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова, ПДН инспекторы Фоат Абдуллин белән берлектә Гуляев скверында район үзәге мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары белән «Безнең террорсыз дөнья» дип аталган кызыклы интеллектуаль уен үткәрде.

Өч команда 5 станциядә катлаулы комбинацияләрдән, шифрлардан торган биремнәрне үтәде. Аларны чишү җәмгыять белеме, әдәбият фәннәре белән дус булучыларның һәм сәяси тормыш белән кызыксынучыларның гына көченнән килде. Командалар, барлык станцияләрне дә узып, «Әдәби крокодил» дип аталган финал биремен үтәделәр – балалар көндәшләренә, күренекле дуслык, бердәмлек цитаталарын сүзсез (пластика, минисценка) күрсәтеп биреп, үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.

Башваткыч квест ахырында ПДН инспекторы Фоат Абдуллин терроризм һәм экстремизмның җәмгыять өчен нинди куркыныч тудыруы турында әңгәмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X