Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Безнең агачны яфраклар белән бизә

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы редакциясе « Игелек агачы” акциясенә старт бирде.

Теләге булган  һәр кеше безнең газетабызны әти-әниләренә, оешма ветераннарына, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, хәтта социаль учреждениеләр коллективларына яздыра ала. Сез безнең газетабызга яздырып, адресатка теләкләрегез язылган яшел яфраклар белән  агачыбызны бизи аласыз.

Бу безнең «Сельская новь», «Авыл таннары», «Ял пурнасе» басмаларына мөстәкыйль рәвештә язылу мөмкинлеге булмаган кешеләргә ярдәм акциясе. Акция Май чабу бәйрәме көнне старт  алды. Редакция коллективы бәйрәмгә курчак һәм гәҗиттән агач ясады, ә әбүнәчеләрне  150 дән артык төрле рецептлар белән пешерелгән беленнәр белән сыйлады. Беленнәр белән бергә кайнар чәй дә тәкъдим ителде. Безгә әбүнәчеләребезне эзләргә туры килмәде, алар үзләре чәй өстәле янына килделәр һәм  газетабызга да язылдылар.  

Үзәк китапханә системасы директоры Ирина Телешова , Федоровка Интернат йортының экс-директоры Галина Маланчева, район мәдәният йортының баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова күп балалы гаиләләр өчен .газетага язылдылар. .«ТАТМЕДИА» АҖ «Авыл таңнары»  район газетасы филиалының баш мөхәррире  вазыйфаларын башкаручы – Людмила Жаренова Аксубайда яшәүче күп балалы Бокаревлар гаиләсенә газетага подписка тапшырды. 

- Мин газетаның электрон вариантын укыйм, ләкин мина басма варианты уңайрак. Әлеге акцияне оештыручыларга һәм безнең гаиләне газетага яздырткан Наилә Крайновага рәхмәтемне белдерәм, - диде күп бала анасы Елена Бокарева. 

Район халкын әлеге акциягә кушылырга чакырабыз. Газетаны үзегез өчен генә түгел.,нәкъ менә мохтаҗларга да  бүләк итеп яздыра аласыз. Физик затларга язылу бәясе – 690 сум, юридик затларга – 780 сум. Газетага альтернатив рәвештә дә, газета чыккан көнне, редакциядән килеп алу шарты белән, язылырга мөмкин. Бу очракта газетага язылу бәясе 360 сум тәшкил итә. 

Газетага язылырга теләүчеләрне, хәйриячеләрне редакциядә, Ленин урамы 9 нчы йорт  адресы буенча көтеп калабыз. Акция 2019 нчы елның 10 нчы мартыннан алып  30 нчы мартына кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең оештыручысы - «Татмедиа» АҖ филиалы - «Авыл таңнары» газетасы редакциясе («Сельская новь», «Ял пурнасе)». Тулырак  мәгълүмат алу өчен 2-74-06 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Реклама 16+. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев