Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Без – Туфан варислары»

    Редакция район газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә «Без – Туфан варислары» дигән иҗади бәйге оештыра.

    Бәйге Хәсән Туфанның туган көне уңаеннан игълан ителде. Бу очраклы түгел. Роза Камил кызы үзенең фикердәшләре белән танылган якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарды. Ул Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бай материал туплады, музей экспонатларын җыюда, шагыйрьнең кече ватанында музей-йортны торгызуны оештыру мәсьәләләрендә актив катнашты.

    Роза Камил кызы, корректордан алып мөхәррир вазыйфасына кадәр хезмәт юлы үтеп, 35 елдан артык безнең газета редакциясендә эшләде. Ул Аксубай районы тарихына зур өлеш керткән талантлы, иҗади шәхес иде.

    Бәйге татар телендә оештырыла. Бәйгедә катнашырга район үзәге мәктәпләре укучылары чакырыла. Тематикасы – туган төбәк һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләр. Теләсә нинди жанрда татар телендә иҗади эшләр кабул ителә. Эш күләме А-З форматында, 12 нче шрифт белән 2 биттән артмаска тиеш. Эшләр 2021 елның 3 декабреннән 8 декабренә кадәр selnew@mail.ru электрон адреска кабул ителә. Җиңүче өч яшь категориясендә билгеләнә: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар арасында.

    Нигезләмә нигезендә материаллар әзерләгән бәйге катнашучыларының барысына да катнашучы сертификаты бирелә. Җиңүчеләргә редакциядән Дипломнар һәм Роза Хәбибуллина гаиләсеннән бүләкләр тапшырылачак.

    Бәйгене үткәрү вакыты: 2021 елның 3 декабреннән 8 декабренә кадәр.

    9 декабрьдә жюри бәйгегә йомгак ясаячак, 10 декабрьдә редакциядә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

    6+

    НИГЕЗЛӘМӘ

    «Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире

    Роза Хәбибуллина истәлегенә

    «Без – Туфан варислары»

    I иҗади эшләр бәйгесе

    1. Бәйгене оештыручылар:

    «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе

    2. Бәйгенең максаты:

    Татар телендә иҗат эшләре бәйгесе Хәсән Туфанның Туган көненә, «Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллинаның истәлегенә багышланган (алга таба Бәйге) фикерләрен туган – татар телендә белдерә алган иҗади яктан сәләтле укучыларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

    Роза Камил кызы Хәбибуллина, фикердәшләре белән, танылган якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарды. Ул Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бай материал туплады, музей экспонатларын җыюда, шагыйрьнең кече ватаны Иске Кармәт авылында музей-йортын торгызуның оештыру мәсьәләләрендә актив катнашты.

    Роза Камил кызы, корректордан мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтеп, «Сельская новь» газетасы редакциясендә 35 елдан артык эшләде. Аксубай районы тарихына зур өлеш керткән талантлы, иҗади шәхес иде.

    3. Бәйгенең бурычлары:

    - мәктәп укучыларын туган – татар телендә язучы яшь хәбәрчеләр сафына җәлеп итү;

    - иҗади эш белән кызыксынган мәктәп укучыларына ярдәм итү;

    - укучыларны туган төбәк тарихын өйрәнүгә җәлеп итү;

    - белем һәм иҗади эзләнүгә зәвык тәрбияләү;

    - рухи традицияләрне ныгыту һәм туган мәдәниятнең чишмә башына кайту.

    4. Бәйге катнашучылары:

    Бәйгедә катнашуга Аксубай муниципаль районы белем бирү мәктәпләренең 6-18 яшьлек укучылары чакырыла.

    Бәйгедә бары шәхсән катнашу гына рөхсәт ителә, бер укучыдан бер иҗат эше кабул ителә. Бәйгегә татар телендәге эшләр тәкъдим ителә.

    Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

    • 1-4 сыйныфлар укучылары арасында;

    • 5-8 сыйныфлар укучылары арасында;

    • 9-11 сыйныфлар укучылары арасында.

    5. Иҗади эшләргә таләпләр:

    Тематикасы – туган төбәк һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләр. Эшләр татар телендә бирелә.

    Эш күләме А-З форматында, 12 нче күләмле Times New Roman шрифтында 2 биттән артмаска тиеш.

    Бәйгегә тәкъдим ителгән материалларда автор турында мәгълүматлар булырга тиеш: исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, елы, белем ала торган оешма исеме, сыйныф.

    Теләсә нинди жанрдагы татар телендәге иҗади эшләр selnew@mail.ru электрон почтада кабул ителә. Хат темасында «Бәйге. Катнашучының фамилиясен. Мәктәпне. Сыйныфны.» күрсәтергә кирәк.

    Бәйгегә кергән эшләр оештыру комитеты карары буенча «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясенең электрон басмасында – «Аксубаево» http://aksubayevo.ru сайтында басылып чыгарга мөмкин.

    6. Бәйгене үткәрү вакытлары:

    Бәйге эшләре 2021 елның 3 декабреннән 8 декабренә кадәр кабул ителә.

    Бәйгегә нәтиҗәләр 2021 елның 9 декабрендә ясала.

    7. Җиңүчеләрне бүләкләү

    Җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның 10 декабрендә «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Аксубай районы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт.

    Нигезләмә нигезендә материаллар әзерләгән бәйгедә катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты бирелә.

    Һәр номинациядә җиңүче «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясеннән Диплом һәм Роза Хәбибуллина гаиләсеннән истәлекле бүләк белән бүләкләнә.

    Оештыру комитеты карары буенча иҗтимагый оешмалар, башка юридик затлар һәм физик затлардан бүләкләр гамәлгә куелырга мөмкин.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: