Аксубаево
  • Рус Тат
  • Без Россия белән

    Бүген, 22 август көнне илдә Россия Федерациясе әләме көне билгеләп үтелә.

    Россия әләме – «дәүләт триколоры» – герб һәм гимн белән бергә, илебезнең рәсми дәүләт символы. Аксубайда үзәк мәйданда Дәүләт символын тантаналы төстә күтәрү булды. 

    Бәйрәм хөрмәтенә «Триколор» яшьләр патриотик акциясен үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Балалар оешмалары Советы катнашучылары, аксубайлыларда патриотлык һәм илебезнең дәүләт символына хөрмәт тәрбияләү максаты белән, үтеп йөрүчеләргә триколор тасмалары өләшеп һәм Россия әләмендәге төсләрнең билгеләнеше турында сөйләп, бистәнең үзәк урамнарыннан Россия әләме белән үттеләр. 

    – Әләмнең ак төсе дәүләтнең ирекле һәм бәйсез булуын аңлата, – дип бәян иттеләр җирле кешеләргә тасмалар өләшкән волонтерлар. – Зәңгәр төс – ышаныч һәм рухият төсе. Кызыл төс илнең көчен һәм куәтен аңлата.

    – Без бистә кешеләренә бүген зур әһәмияткә ия дәүләт бәйрәме билгеләп үтелүе хакында искә төшерергә телибез. Өч төстәге тасма – ул гражданинны үз иле белән бәйли торган патриотик элемтә символы, ул халыкларның берләшүен, үзебез яшәгән илгә хөрмәт, аның өчен горурлык хисләре, – дип сөйли Анастасия Чернышева.

    Бәйрәмнең кыскача тарихы: өч төстәге Россия әләме беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йортта, дәүләтнең башка символын – урак һәм чүкеч төшерелгән кызыл әләмне алмаштырып, күтәрелә.

    Нәкъ менә бу көнне РСФСР Югары Советының Гадәттән тыш сессиясендә «ак, зәңгәрсу, ал төсләрне берләштергән тукыманы» Россиянең рәсми милли әләме итеп санау турында карар кабул ителә. Бәйрәм 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Боерыгы нигезендә билгеләнә. Бу көн ялга туры килми, әмма илнең рәсми бәйрәме булып санала.

    Фото Балалар оешмалары Советы архивыннан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: