Аксубаево
  • Рус Тат
  • Без җаваплы

    Роспотребнадзор Идарәсендә хәбәр итүләренчә, июль аенда гына биш эт тешләү очрагы теркәлгән.

    – Әгәр сезне эт тешләсә, беренче эш итеп нинди чара күрергәме? Әлбәттә инде, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, – дип билгеләп үтте Роспотребнадзор  белгече.

    – Чөнки тешләгән вакытта хайванның селәгәе белән кеше организмына котыру авыруы вирусы эләгергә мөмкин. Зыян күрүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтелгән, прививка ясалган.

    Аксубайда эт тешләү очракларының еш кабатлануы, хуҗасыз этләрнең артуы турында сөйли.

    – Әгәр сез этләрнең күпләп йөрүен күрәсез икән, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итегез, – ди шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов.

    –  Торак пунктларда – авыл җирлекләре башлыкларына, район үзәгендә башкарма комитетка. Тел.: 2-75-82. Җәйге чорда Аксубай башкарма комитетына әлеге проблема белән ун кеше мөрәҗәгать итте. 

    – Хуҗасыз этләр проблемасы кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында килеп туа, – дип ассызыклый шәхси мини-приют хуҗасы Марина Симакова. – Беренчедән, күпчелек кешеләр хайваннарның үрчү сәләтен бетермиләр, эт балаларын урамга чыгарып ташлыйлар, аларның күпчелеге үлә, ә калганнары урам этләре көтүен тулыландыра.

    Икенчедән, кеше эт асрый икән, аның бала кебек тәрбия таләп итүен, аны өйрәтергә кирәклеген дә аңларга тиеш. Әмма беренче авырлыклар белән очрашуга ук, кешеләр хайваннарны урамга чыгарып ташлыйлар.

    Кешеләрнең үзаңнары камилләшми торып, урамда хуҗасыз этләр саны кимемәячәк.  Хайваннар өчен җаваплылыкның безнең өстә булуын истән чыгармыйк.

    – Әгәр  тешләгән эт хуҗасын ачыклау мөмкин икән, канун нигезендә анардан суд тәртибендә матди зыянны каплатуны таләп итеп була, – дип билгеләп үтте прокурор ярдәмчесе Илгиз Гусамов. – Мисалга, дәвалауга тотылган акчаны яки матди (әгәр дә киемгә зыян килсә) зыян компенсациясен каплатып була. 

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: