Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беслан корбаннары истәлегенә

Район мәгариф учреждениеләрендә террорчылык акты корбаннары истәлегенә багышлап, бердәм дәресләр уздырдылар.

3 сентябрь көнне районның бөтен мәгариф учреждениеләрендә Беслан фаҗигасы истәлегенә багышланган террорчылыкка каршы юнәлештәге сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр узды, стендлар оештырылды.

“Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбе“ ГББУдә һәм “Аксубайның 2 нче мәктәбе“ ГББУдә уздырылган ачык дәресләрдә район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, прокурор ярдәмчесе Илгиз Гусамов, район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Эльмира Крайнова катнашты.

Сыйныф сәгатьләре дәвамында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, кешеләргә шәфкатьлелек күрсәтү, шикле әйберләргә тап булганда уяулыкны арттырырга, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге  хакында сөйләделәр.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган канун бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләре хакында да бәян иттеләр, экстремистик характердагы материалларны тараткан өчен каралган җаваплылык турындагы мәгълүмат белән таныштырдылар. 

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев