Аксубаево
  • Рус Тат
  • Беренчелек дистанцион рәвештә үтте

    Тугызынчы май көнне Җиңү көненә багышланган беренче онлайн шахмат турниры тәмамланды.

    Онлайн-турнирда республикабызның төрле почмакларында дистәдән артык оста шахматчы катнашты.

    – Үзчикләнү шартларында шахмат уены бөтен дөньяда популярлаша бара, бүген аларда бөтен дөнья буенча 500 миллионга якын кеше уйный, – дип билгеләп үтте Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. – Шунысы куанычлы, безнең район да заман белән бергә атлый, ә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мондый турнирны катлаулы шартларда уңышлы оештыра һәм үткәрә алды.

    Кайбер уен нәтиҗәләрен болайрак билгеләп үтәргә була: республика турнирларының күп тапкырлар чемпионы һәм призеры булган Тимур Мәгыйзов районның гамәлдәге чемпионы Савелий Купцовка оттырды. Савелий бары тик вакытка бәйле генә Геннадий Горбуновтан алга китә алды. Тик тоткан позицияне озак алып бара алмады, һәм Түбән Татар Майнасыннан яшь шахматчы Фаил Гафиятуллинга оттырды.

    Фаил җиңүче булыр иде, ләкин ул да район җыелма командасы вәкилләренең берсе булган Руслан Кузюровка оттырды. Нәтиҗәдә, беренче урын Савелий Купцовта. Икенче урында – Фаил Гафиятуллин. Тимур аны финишта куып җитсә дә, өстәмә күрсәткечләр буенча ул да җиңелде.

    Аксубай шахматчыларының районнан читтә яулаган уңышларын да билгеләп үтәргә кирәк: шул ук көнне Тимур Мәгыйзов чистайлылар Җиңү көне уңаеннан оештырган турнирда көмеш медаль яулады. Адель Купцов «Стопкоронавирус» республика турнирларының бер этабында халыкара гроссмейстер Рамил Хасәнгатин белән тигез исәп белән уйнады.

    Район шахматчылары ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан киләсе турнирга әзерләнә башладылар инде, анда Кама аръягы зонасының оста шахматчылары катнашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: