Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче тапкыр тавыш бирүче аксубайлы: әти йөрәк кушканны сайларга киңәш итте

Аксубай районында 259 сайлаучы Россия Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирә.

Алар арасында Искәндәр Сафиуллин да бар. Сайлау участогына ул һәрвакыт актив гражданлык позициясе белән аерылып торган әтисе Рәмис Сафиуллин белән килгән.

Быел Искәндәргә 18 яшь тулган, күп кенә карарларны ул мөстәкыйль кабул итә.

Сайлауларга да аңлы рәвештә килде, гәрчә, әтисе аңа барыбер үз киңәшен биргән.

– Гаделлек өчен тавыш бирәчәкмен. Әти миңа, йөрәгең кушканча сайла, диде, – дип уртаклашты Искәндәр.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 16 сентябрьгә районда 20972 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирү участокларына күпләр Сафиуллиннар кебек гаиләләр белән килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X