Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче сыйныфка ике бала киләчәк

Быел Иске Кармәт башлангыч мәктәбендә 10 укучы парта артына утырачак, алар арасында ике беренче сыйныф укучысы да бар.

Шушы көннәрдә монда мәктәп бинасын чираттагы уку елына кабул итү булды.  Мәктәпкә район башлыгы Камил Гилманов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев килде.

– 1 сентябрь көнне мәктәп укучыларны яңартылган килеш каршы алачак – сыйныфларда, биналарда косметик ремонт ясадык. Ризык пешерү блогында, котельныйда төзекләндерү эшләре башкардык, газлану күләмен тикшерү җайланмасы сатып алдык, – дип уртаклашты мәктәп директоры Альминә Шиһапова. – Балаларның белеем бирү учреждениесендә булу куркынычсызлыгы өчен металл детектор сатып алдык.

Директор билгеләп үткәнчә, коллектив мәктәпне яңа уку елына, коронавирус пандемиясеннән соң мәктәп коридорлары балаларның шат авазлары белән тулыр, быел уку процессы офлайн-режимда оештырылыр, дип өметләнеп аерым тырышлык белән әзерләгән.

Район башлыгы мәктәпкә яхшы яңалык белән килде – быелгы уку елында Иске Кармәт мәктәбендә «Җылы бәдрәф» программасы гамәлгә ашырылачак – унитазлар урнаштырылачак, биологик чокыр төзеләчәк. Техник моментлар урында ук хәл ителде.

– Хәсән Туфан туган авыл мәктәбе – районда меңләгән чыгарылыш укучысына белеем биргән иң иске уку йорты, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы. – Шунысы куанычлы, бина эчендә дә, территориядә дә чисталык хөкем сөрә, уку процессы җайга салынган.

Мәктәп тарихы 1936 елдан башлангыч ала. Мәктәп директоры Вәли Галиев (Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары ассоциациясе рәисе Роза Туфитуллованың бабасы) җитәкчелегендә мәктәпнең уң як канаты төзелешенә беренче таш салына. 1938 елда бина куллануга тапшырыла.

1966 елда Иске Кармәт мәктәбе урта мәктәп дип йөртелә башлый, укучылар саны 396 кешегә җитә. Бу вакытта мәктәп мәйданын киңәйтү мәсьәләсе килеп туа.

Коллектив та, күп санлы чыгарылыш укучылары да уку бинасын зурайтуда ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Рифкат Хамәтшинның зур роль уйнавын искә алалар. Ул эшләгән елларда белем бирү учреждениесенең сул як өлешен төзү башлана, бакчага нигез салына, спорт мәйданчыгы, укытучылар йорты төзелә.

Дистәләрчә еллар дәвамында коллектив та, укучылар саны да үзгәреп тора, 2008 елда уку бинасы – төп, 2014 елда башлангыч мәктәп булып үзгәртелә.

Ә мәктәптә традицияләрне саклыйлар һәм дәвам итәләр. Ел саен мәктәп коллективы ашханә өчен үз бакчасында өлгергән җиләк-җимештән кайнатмалар әзерли, яшелчәләр үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев