Беренче сыйныф укучысы «ТАТМЕДИА» АҖдән бүләк алды
Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы 51 баласын «ТАТМЕДИА» АҖ изге теләкләр һәм бүләкләр белән мәктәпкә озатты.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков 24 балага мәктәп букчаларын тантаналы төстә тапшырдылар.
Татарстанның шәһәр һәм районнарында тагын 27 беренче сыйныф укучысына мәктәп сумкалары тапшырылды. Аны «Сельская новь» газетасы мөхәррире урынбасары Лариса Лизунованың кызы – җиде яшьлек Аня Лизунова да алды.
Аня филиал җитәкчесе-баш мөхәррир Людмила Жаренова кулыннан букчаны горурлык белән кабул итеп, гел бишлегә генә укырга вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев