Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырыла

Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " республика акциясе кысаларында чаралар уза.

Берничә ел рәттән, яңа уку елы башланыр алдыннан, беренче сыйныф укучыларына, уку кирәк-яраклары белән тулыландырылган мәктәп портфельләре тапшырыла. Районда баланы мәктәпкә җыю мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә бар бит. Шуңа күрә алар өчен күрсәтелгән адреслы ярдәм-үзенә күрә көтелмәгән бүләк булып тора.


«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе республикада 1 августтан алып 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Быел безнең районда беренче сыйныфка 265 укучы кабул итү планлаштырыла. Шуларның 47 се социаль ярдәмгә мохтаҗ укучы булып санала.
- Балалар - безнең киләчәгебез. Дәүләтебезнең киләчәге аларга бәйле. Алар өчен без яңа объектлар, иҗтимагый киңлекләр булдырабыз, урамнар, парклар төзекләндерәбез, спорт инфраструктурасын яхшыртабыз. Аларның безгә лаеклы алмаш булыр дип ышанасы килә. Мин игелекле эшләр марафонына кушылырга бик шат, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.


Уку кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләрен инде сигез беренче сыйныф укучысы алды. Аларның әти-әниләре әлеге игътибарга, кайгыртуга бик шатланды. Булачак беренче сыйныф укучылары адресына изге теләкләр яңгырады. Мәктәп портфельләрен тапшыру көне барыбыз өчен дә чын бәйрәм булды. Бу көннең иң төп бизәге булып балаларның бәхетле елмаюлары тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев