Беренче сыйныф укучылары ерактан ук күренеп торалар
Беренче уку атнасында өч йөзгә якын яшь аксубайлы утны кире кайтара торган ябыштыргычлар алды.
Беренче сыйныфка баручы һәр балага фликер өләшү турындагы карарны республика хөкүмәте кабул иткән. Бу укучыларның юлларда имин хәрәкәтен арттыру максатыннан эшләнгән.
“Сак булыгыз, балалар“ һәм “STOP“ уткайтаргыч ябыштыргычлар мәктәпләргә кайткан һәм аларны беренче сыйныф укучыларына таратканнар. Исегезгә төшерәбез, быел районда 276 бала беренче сыйныфка укырга керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев