Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче салкыннар көзге чәчүлекләрне сынады

Коры һава торышы шартларында температураның кискен төшүе үсемлекләр, аерым алганда, көзге культуралар өчен куркыныч тудыра.

Быел Аксубай районында көзге культуралар 14 мең гектардан артык мәйданга чәчелгән. Алар бердәм шытып чыгып, кышкы чорга барлык вегетатив процессларны да үтәргә өлгерде.

Соңгы көннәрендә район территориясендә һава температурасы 18 градуска кадәр төште. Басулар кар белән капланмаган шартларда, уҗымнарга салкыннарның куркынычы зур.

Кискен салкыннарның бөртекле культуралар тамырларына йогынтысын ачыклау өчен, Россельхозүзәкнең Аксубай бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов һәм район УСХиПның игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин «Аксубай» АФның көзге бодай чәчүлекләренә юнәлделәр. Салкыннарның үсемлекләр тамырына тәэсирен тикшерүдә электрон туфрак термометры кулланылды. Аны тиешле тирәнлектә урнаштырдылар. Термометрда 6 саны чыкты.

– Димәк, туфракта 6 градус салкын, – дип раслады Габдерәшит Гелметдинов. – Бу – үсемлекләр өчен рөхсәт ителгән температура. Туфракта 18 градус салкынлык – үсемлекләрнең куаклану төеннәре өчен куркыныч санала.

Белгечләр кышкы чорда үсемлекләрнең сакланышында туклыклы матдәләрнең булуы зур роль уйный дип билгеләп үттеләр. Көздән тукландыру үткәрелгән басуларда уҗымнарга куркыныч янамый.

Кышны уңышлы чыгу өчен үсемлекләр тукымасында шикәр күләме 25 берәмлек тәшкил итәргә тиеш. Көзге культуралар чәчелгән участокларда тукландыру буенча барлык агрочаралар да үткәрелгән икән, салкыннардан саклану гарантияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев