Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче озату белән киткән 12 аксубайлы РФ армиясен тулыландырачак

Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына беренче озату булды.

Булачак солдатларны алтынсу яфраклар сибелгән көзге парк каршы алды. Бу – аларның тормышында армиягә китәр алдыннан кече ватаннарында истәлекле хәтирәләр белән тулы соңгы иртә. Бүген 12 егет хәрби хезмәткә китте. Аларны озатырга килгән туганнары тантаналы митинг шаһитлары булдылар. Алар хәрби дан обелискы каршындагы мәйданда барган вакыйгаларны игътибар белән күзәттеләр, чыгыш ясаучыларның һәр сүзен йотлыгып тыңладылар.

Егетләргә котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте. Ул, Ватанга хезмәт итү – ир-ат тормышында язмышны хәл итә торган иң әһәмиятле эш, дип билгеләп үтте.

– Чын күңелдән сезгә яхшы хезмәт телим! – диде ул. – Сезнең үрнәк алырдай кешеләрегез бар, алар сезнең әтиләрегез, абыйларыгыз һәм иптәшләрегез.

Булачак солдатларның хәрби хезмәткә Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген данлап торган мәңгелек ут яныннан китүләре дә символик мәгънәгә ия. Автобуска утырыр алдыннан берничә минут кала, егетләр район исеменнән бүләк – кул сәгатьләре алдылар.

Хәрби марш астында алар якыннары белән хушлаштылар һәм автобуска кереп утырдылар. Озату мизгелләре шундый тиз булды ки, егетләргә туганнары һәм дуслары белән моңсуланып аерылышырга вакыт та калмады. Брусчатка буйлап кузгалып киткән автобусны йөзләгән күз озатып калды. Ә иртәгә иртән егетләр хәрби формаларга киенеп, гаскәрләргә юл тотачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев