Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче чыгарылыш кичәләре

Балалар бакчаларында һәм башлангыч сыйныфларда чыгарылыш тантаналары башланды.

Башлангыч мәктәпләрдә беренче укытучылары белән саубуллашалар. Ә бит кулларына ручка да тота белмәгән, хәреф тә танымаган сабыйларны нәкъ менә беренче мөгаллимә белем дөньясына алып керә. Дүрт ел сизелми дә үтеп киткән. Һәм менә әти-әниләр каршында холыклары формалашкан, үзләренең иҗат юлларын сайлауга ирешкән  малайлар һәм кызлар басып тора. Бераз үсеп киткән укучыларны алда яңа укытучылар, яңа фәннәр, кемнәрнедер яңа мәктәп көтә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да тәүге чыгарылыш кичәләрен билгеләп үтәләр. Матур күлмәкләр кигән, чәчләренә прическа ясаган кызлар Дисней  патша кызларын хәтерләтәләр. Кичә генә шуклыклары белән дан тоткан малайлар, бүген сабыр гына басып торалар. Сабыйлар  тәкъдим иткән балалар бакчасындагы тормыш һәм мәктәптә үтәсе көннәрне тасвирлаган тамаша бик кызыклы иде. Яраткан балалар бакчасы белән саубуллашып алар җырлар башкардылар. Ә менә саубуллашу вальсы күңелләрне тагын да нечкәртте.

Алда укучыларны тагын да тантаналы һәм якты чара – мәктәп укучыларының  соңгы гомумрайон чыгарылыш кичәсе көтә. Якынча ул 29 июньгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев