Беренче чабым тәмамлана
Җәйнең кызу чагында азык хәзерләү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көнгә 12,5 мең гектар күпьеллык үләннәр чабып алынган. Беренче чабымны тәмамлау өчен мең гектарга якын мәйданны чабып аласы калды. Көн саен күпьеллык үләннәр участогы уртача 260 гектарга кими дип санаганда, бу көннәрдә әлеге күләм башкарылырга мөмкин. 24,500 тонна сенаж, 8 мең тоннадан артык печән әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев